|
| 1 |
|
| Аллаһы йортыннан чыгып барган Гайсәгә шәкертләрнең берсе: – Остаз! Кара әле: нинди зур ташлар, нинди матур биналар! – диде. |
|
| 2 |
|
| – Син шушы зур биналарга карап әйтәсеңме? – диде Гайсә. – Монда таш өстендә таш калмаячак, бар нәрсә җимереләчәк! |
|
| 3 |
|
| Гайсә Зәйтүн-тау битендә, Аллаһы йорты каршында утырган чакта, Петер, Ягъкуб, Яхъя һәм Әндри Аның белән үзләре генә калгач: |
|
| 4 |
|
| – Әйт әле: ул хәлләр кайчан булыр, боларның тиздән буласын нинди билге-ишарә күрсәтер? – дип сорадылар. |
|
| 5 |
|
| – Карагыз аны, алдамасыннар үзегезне, – диде Гайсә аларга, – |
|
| 6 |
|
| чөнки күпләр, килеп, үзләрен Минем исем белән атарлар һәм, «Мин – Мәсих» дип әйтеп, байтак кешене алдарлар. |
|
| 7 |
|
| Якындагы сугыш авазын һәм ерактагы сугышлар хакында ишеткәндә курыкмагыз – шулай булырга тиеш ул. Әмма моның белән генә бетмәс: |
|
| 8 |
|
| халык – халыкка, патшалык патшалыкка каршы чыгар, төрле урыннарда җир тетрәүләр, ачлык булыр, әмма болар – тулгак газапларының башы гына әле. |
|
| 9 |
|
| Сез исә әзер булып торыгыз: сезне мәхкәмәләргә тапшырып хөкем итәрләр һәм гыйбадәтханәләрдә кыйнарлар. Минем аркада сез патшалар һәм идарәчеләр каршына килеп басарга мәҗбүр булырсыз, Минем хакта шаһитлык бирерсез. |
|
| 10 |
|
| Әмма аңарчы Яхшы хәбәр бар халыкларга килеп ирешергә тиеш. |
|
| 11 |
|
| Үзегезне хөкемгә алып барганда, нәрсә сөйләрбез, дип борчылмагыз: шул сәгатьтә сезгә нәрсә хәбәр ителсә, шуны сөйләрсез, чөнки сез түгел, сезнең урынга Изге Рух сөйләр. |
|
| 12 |
|
| Кардәш – кардәшен, ата үзенең баласын үлемгә тапшырыр, ә балалар, ата-аналарына каршы чыгып, аларны үтертер. |
|
| 13 |
|
| Минем аркада барысы да сезгә нәфрәт белән карар. Әмма боларның һәммәсенә ахыргача түзә алган кеше – котылыр. |
|
| 14 |
|
| Ә инде «ташландык хәлгә китерүче нәҗес нәрсәнең» тиешсез урында торуын күргәч (бу сүзләрне укыган кеше үзе аңласын!), Яһүдиядә яшәүчеләр тауларга качсын, |
|
| 15 |
|
| өй түбәсендә булганнар әйберләрен алырга өйгә төшеп тормасын, |
|
| 16 |
|
| кырдагылар исә өс киемен алырга өенә кайтып йөрмәсен. |
|
| 17 |
|
| Ул көннәрдә йөкле булган һәм бала имезгән хатыннарга – кайгы! |
|
| 18 |
|
| Качуыгыз кышкы айларга туры килмәсен дип дога кылыгыз, |
|
| 19 |
|
| чөнки ул көннәрдә дөнья яралганнан, Аллаһы дөньяны яратканнан алып бүгенгә кадәр күрелмәгән һәм киләчәктә дә булмаячак афәт килер. |
|
| 20 |
|
| Әгәр Раббы ул көннәрнең санын киметмәсә, һичбер җан иясе исән калмас иде. Әмма Үзе сайлаган кешеләр хакына Раббы ул көннәрнең санын киметер. |
|
| 21 |
|
| Әгәр сезгә шул вакытта: «Кара, Мәсих биредә!» яки «Әнә тегендә!» – дип әйтсәләр, ышанмагыз, |
|
| 22 |
|
| чөнки ялган мәсихләр белән ялган пәйгамбәрләр килер һәм, Аллаһы тарафыннан сайлап алынганнарны да юлдан яздырмакчы булып, галәмәтләр һәм могҗизалар күрсәтер. |
|
| 23 |
|
| Сез исә сак булыгыз. Мин сезгә барысы хакында алдан әйтеп куйдым. |
|
| 24 |
|
| Ул көннәрдә, шул фаҗигадан соң, «кояш тоныкланып, ай яктыртмас булыр, |
|
| 25 |
|
| күктән йолдызлар коелып, күк җисемнәре тетрәнеп куяр», |
|
| 26 |
|
| шул чагында кешеләр бөек кодрәт һәм дан белән болытлар өстендә килүче Адәм Углын күрерләр; |
|
| 27 |
|
| Ул, фәрештәләрне җибәреп, дөньяның дүрт тарафыннан – җир читеннән башлап күк читенә кадәр – Үзе сайлаган адәмнәрне җыеп алыр. |
|
| 28 |
|
| Менә инҗир агачына карагыз: бөреләре бүртеп, яфрак яра башласа, сез тиздән җәй җитәсен беләсез. |
|
| 29 |
|
| Монда да нәкъ шулай: бу хәлләрнең гамәлгә ашуын күргәндә, белеп торыгыз – ул вакыт якын, инде ишек төбендә! |
|
| 30 |
|
| Хак сүз әйтәм сезгә: бүгенге буын юкка чыкканчы, болар һәммәсе гамәлгә ашыр. |
|
| 31 |
|
| Күк һәм җир юкка чыгар, әмма Минем сүзләрем һичкайчан юкка чыкмас. |
|
| 32 |
|
| Ул көннең яки сәгатьнең кайчан җитәсен һичкем – күктәге фәрештәләр дә, Угыл да белми. Бу турыда бары тик Күктәге Атам гына белә. |
|
| 33 |
|
| Карагыз аны, уяу булыгыз, чөнки ул вакытның кайчан җитәсен сез белмисез. |
|
| 34 |
|
| Сәфәр чыкканда кеше, үзенең йортын хезмәтчеләренә калдырып, аларның һәркайсына аерым эш куша, ә капка сакчысына уяу булырга боера. |
|
| 35 |
|
| Шулай итеп, уяу булыгыз, чөнки йорт хуҗасының кайчан әйләнеп кайтасын белмисез – кичтәнме, төн уртасындамы, тәүге әтәч кычкыргандамы, әллә таң аткандамы. |
|
| 36 |
|
| Хуҗагыз көтмәгәндә кайтып керсә, карагыз аны, сезне йоклап яткан хәлдә күрмәсен! |
|
| 37 |
|
| Сезгә әйткән бу сүзләрне Мин бар кешегә кабатлыйм: уяу булыгыз! |
|
|
|
|