Инҗил 2025
|
| 1 |
| Хаким Гайсә, тагын җитмеш ике шәкерт сайлап алып, барырга ниятләгән һәрбер шәһәр һәм авылга Үзеннән алда аларны икешәр-икешәр итеп озатып җибәрде. |
| 2 |
| Аларга Ул: – Урасы ашлык күп, тик уракчылар аз. Шуңа күрә ашлык Хуҗасына ялварып әйтегез: Үзенең ашлыгын урып алу өчен эшчеләр җибәрсен, – диде. – |
| 3 |
| Барыгыз! Мин сезне, бәрәннәр сыман, бүреләр арасына озатам. |
| 4 |
| Үзегез белән янчык та, биштәр дә, аяк киеме дә алмагыз һәм сәлам бирү өчен юлда тукталып тормагыз. |
| 5 |
| Кайсы өйгә керсәгез дә, иң элек «йортыгыз имин булсын» дип әйтегез. |
| 6 |
| Анда иминлек сөюче кеше яшәсә, сезнең иминлегегез аның белән калыр; әгәр юк икән – үзегезгә кире кайтыр. |
| 7 |
| Шул өйдә тукталыгыз; нәрсә бирсәләр, шуны ашагыз һәм эчегез, чөнки эшләгән кеше хезмәт хакына лаек. Өйдән-өйгә күчеп йөрмәгез. |
| 8 |
| Кайсы да булса шәһәргә килеп, сезне анда кабул итәләр икән, алдыгызга нәрсә куйсалар, шуны ашагыз. |
| 9 |
| Андагы авыруларны савыктырыгыз һәм шәһәр халкына «Аллаһы Патшалыгы сезгә инде бик якын!» дип әйтегез. |
| 10 |
| Әмма нинди дә булса шәһәргә килеп, сезне анда кабул итмәсәләр, урамнарга чыгып болай дип әйтегез: |
| 11 |
| «Сезнең шәһәрдә аягыбызга кунган тузанны да үзегездә кагып калдырабыз; шулай да белеп торыгыз: Аллаһы Патшалыгы инде бик якын!» |
| 12 |
| Сезгә әйтәм: кыямәт көнендә Сәдүм шәһәренең хәле ул шәһәрнекенә караганда җиңелрәк булыр. |
| 13 |
| Кайгы сиңа, Хоразин! Кайгы сиңа, Бәйт-Сайда! Әгәр сездә кылынган могҗизалар Сур һәм Сидун шәһәрләрендә эшләнгән булса, алар күптән инде тупас киемнәргә төренеп һәм көлгә утырып тәүбәгә килерләр иде. |
| 14 |
| Әмма кыямәт көнендә Сур белән Сидунның хәле сезнекенә караганда җиңелрәк булыр. |
| 15 |
| И Кәпәрнаум, әллә сине күкләргә күтәрерләр дип уйлыйсыңмы? Юк, үлеләр дөньясына төшәрсең син. |
| 16 |
| Сезне тыңлаган кеше – Мине тыңлаган, сезне кире каккан кеше – Мине кире каккан буладыр; Мине кире каккан кеше исә Мине җибәргән Затны кире кага дигән сүз. |
| 17 |
| Җитмеш ике шәкерт шатлана-шатлана Гайсә янына әйләнеп кайтты. – Хакимебез, Синең исемеңне телгә алганда, безгә хәтта җеннәр дә буйсына, – диде алар. |
| 18 |
| – Мин шайтанның күктән яшен кебек түбән атылуын күрдем, – диде аларга Гайсә. – |
| 19 |
| Мин сезгә елан-чаяннарны таптарга һәм дошман көчен сындырырга кодрәт бирдем – сезгә һичнәрсә зыян китерә алмас. |
| 20 |
| Әмма рухларның сезгә буйсынуына түгел, ә бәлки исемнәрегезнең күкләрдә язылуына шатланыгыз. |
| 21 |
| Шулвакыт Гайсә, Изге Рух тарафыннан шатлык белән сугарылып: – Әй Атам, күк вә җирнең Хуҗасы! Зирәк адәмнәрдән һәм акыл ияләреннән яшерен булганны балаларга ачып биргән өчен, Сиңа шөкрана кылам! Әйе, Атам, Синең изге теләгең шундый булды! |
| 22 |
| Атам һәммә нәрсәне Миңа тапшырды. Угылның кемлеген Атадан гайре һичкем белми; Атасының кемлеген дә Угылдан һәм Углы белдерергә теләгән кешедән гайре һичкем белми, – диде, |
| 23 |
| аннары шәкертләренә таба борылды һәм алар гына ишетерлек итеп, – сез күргәнне күрүче күзләр бәхетле! |
| 24 |
| Сезгә әйтәм: байтак пәйгамбәрләр һәм патшалар сез күргәнне күрергә теләде, ләкин күрмәде, сез ишеткәнне ишетергә теләде, ләкин ишетмәде, – дип өстәде. |
| 25 |
| Менә Канун белгечләреннән берәү урыныннан торды да Гайсәне сынарга теләп: – Остаз! Мәңгелек тормышка ия булыр өчен миңа нәрсә эшләргә кирәк? – диде. |
| 26 |
| – Канунда нәрсә язылган? Син аны ничек аңлыйсың? – дип сорады аңардан Гайсә. |
| 27 |
| – «Раббы Аллаңны бөтен йөрәгең, бөтен җаның, бөтен көчең вә акылың белән ярат» һәм «якыныңны үзеңне яраткан кебек ярат», – дип җавап бирде Канун белгече. |
| 28 |
| Гайсә аңа: – Дөрес җавап бирдең; шулай эшләсәң – яшәрсең! – диде. |
| 29 |
| Әмма Канун белгече, үзен акларга теләп, Гайсәдән: – Ә минем якыным кем соң? – дип сорады. |
| 30 |
| Аның бу сүзләренә Гайсә болай дип җавап кайтарды: – Бер кеше Иерусалимнән Әрихә каласына барганда юлбасарлар кулына эләккән. Алар әлеге юлчыны талаганнар һәм, кыйнап, үлем хәлендә калдырып киткәннәр. |
| 31 |
| Бер руханига да шул юлдан барырга туры килгән, әмма теге кешене күргәч ул, юлның икенче ягына чыгып, ары киткән. |
| 32 |
| Шулай ук левиләрдән берәү узып барышлый бу кешене күргән дә, аны урап үтеп, юлын дәвам иткән. |
| 33 |
| Бер самареяле исә, үтеп барганда бу кешегә тап булып, аны бик кызганган, |
| 34 |
| янына килеп, яраларын шәраб белән юган һәм зәйтүн мае сөртеп бәйләгән, аннары үзенең ишәгенә атландырып кунак йортына алып килгән һәм анда да әлеге юлчыны ярдәменнән ташламаган. |
| 35 |
| Ә икенче көнне юлга чыгарга җыенганда, кунак йортының хуҗасына ике динар акча биреп, самареяле: «Аның хакында кайгыртчы, – дигән. – Әгәр күбрәк сарыф итсәң, кире кайтканда түләрмен». |
| 36 |
| Сүзен йомгаклап, Гайсә: – Шушы өч кешенең кайсысы, синеңчә, юлбасарлар кулына эләккән теге бичараның якыны була? – дип сорады. |
| 37 |
| – Аңа шәфкать күрсәткәне, – дип җавап бирде Канун белгече. Гайсә аңа: – Бар, син дә шулай эшлә, – диде. |
| 38 |
| Юлларын дәвам итеп, Гайсә белән шәкертләре бер авылга керделәр; Марта исемле бер хатын Аны үз өендә кабул итте. |
| 39 |
| Аның Мәрьям исемле сеңлесе бар иде. Әлеге Мәрьям, Хаким Гайсәнең аяк очына утырып, Аның сөйләгәнен тыңлады. |
| 40 |
| Бик тырышып табын әзерләп йөргән Марта исә, Гайсә янына килеп: – Хакимем! Сеңлемнең бөтен эшне миңа калдыруын күрмисеңмени? Әйт әле, булышсын миңа, – диде. |
| 41 |
| Хаким Гайсә: – Марта, Марта! Син күп нәрсәне кайгыртасың һәм ыгы-зыгы килеп йөрисең, |
| 42 |
| ә бит бары бер генә нәрсә кирәк. Мәрьям әнә үзе өчен яхшырак нәрсәне сайлады, һәм бу аңардан тартып алынмас, – дип җавап кайтарды. |
|
| Искәрмәләрне Саклагыз |
https://beblia.bible:81/BibleAudio/tatar2025/luke/010.mp3
24
10