Инҗил 2025
|
| 1 |
| Салым җыючылар һәм гөнаһлы башка кешеләр, Гайсәне тыңлар өчен, Аның янына җыелдылар. |
| 2 |
| Фарисейлар һәм Канун белгечләре исә: – Бу Кеше гөнаһлыларны кабул итә һәм алар белән бергә ашый, – дип сукрандылар. |
| 3 |
| Шуннан Гайсә аларга әлеге гыйбрәтле хикәяне сөйләде: |
| 4 |
| – Әйтик, берегезнең йөз сарыгы булып, шуларның берсен ул югалтса, туксан тугызын кырда калдырып, шул югалганын тапканчы эзләмәсме әллә? |
| 5 |
| Ә инде аны тапкач, шатланып, җилкәсенә салып алып кайтыр. |
| 6 |
| Өенә кайткач исә, дусларын һәм күршеләрен чакырып: «Минем белән бергә шатланыгыз, чөнки югалган сарыгымны таптым», – дияр. |
| 7 |
| Хак сүз әйтәм сезгә: тәүбәне кирәксенмәгән туксан тугыз тәкъвага караганда, гөнаһлы бер кешенең тәүбәгә килүенә күкләрдә дә күбрәк шатланырлар. |
| 8 |
| Гайсә тагын бер гыйбрәтле хикәя сөйләде: – Ун көмеш тәңкәнең берсен югалткан хатынны алыйк: шәм яндырып, идәннәрен себереп, шуны тапканчы эзләмәсме әллә? |
| 9 |
| Ә тапкач, дусларын һәм күршеләрен чакырып, аларга: «Минем белән бергә шатланыгыз, чөнки мин югалткан акчамны таптым», – дияр. |
| 10 |
| Сезгә әйтәм: Аллаһы фәрештәләре дә тәүбә иткән бер гөнаһлы өчен шулай шатланырлар. |
| 11 |
| Гайсә сөйләвен дәвам итте: – Бер кешенең ике углы булган ди. |
| 12 |
| Шуларның кечерәге атасына: «Әти, милекнең миңа тиешле өлешен бүлеп бир», – дигән. Атасы үзенең милкен угылларына бүлеп биргән. |
| 13 |
| Берничә көн үткәч, кече углы үз өлешен саткан да, булган акчаны үзе белән алып, ерак илгә чыгып киткән һәм анда, азгынлыкка бирелеп, байлыгын туздырып бетергән. |
| 14 |
| Ул шулай бөтен байлыгын туздырып бетергәннән соң, бу илдә бик каты ачлык башланып, егет мохтаҗлыкта калган. |
| 15 |
| Шуннан ул җирле бер кешегә эшкә ялланган, һәм теге аны үзенең басуына дуңгыз көтәргә җибәргән. |
| 16 |
| Егет шулкадәр ачка интеккән, хәтта дуңгызлар ашый торган азыкка да шат буласы икән, ләкин аңа беркем бернәрсә бирмәгән. |
| 17 |
| Шуннан ул, акылына килеп: «Атамның күпме ялчысы туйганчы ризык ашый, ә мин монда ачка тилмерәм! |
| 18 |
| Хәзер үк атам янына кайтыйм да: „Әти, мин Күктәге Аллаһы каршында һәм синең алдыңда гөнаһ кылдым, |
| 19 |
| инде синең углың дип аталырга да лаек түгелмен; ялчыларыңның берсе булырга рөхсәт ит миңа“, – дип әйтим», – дигән дә |
| 20 |
| атасы янына кайтып киткән. Атасы аны, ерактан ук күреп алып, бик кызганган, каршына йөгереп барып кочаклап үпкән. |
| 21 |
| Углы исә аңа: «Әти, мин Күктәге Аллаһы каршында һәм синең алдыңда гөнаһ кылдым, инде синең углың дип аталырга лаек түгелмен», – дигән. |
| 22 |
| Әмма атасы үзенең хезмәтчеләренә: «Тиз генә аңа затлы киемнәр алып килегез, бармагына – йөзек, аягына сандал бирегез. |
| 23 |
| Аннары симертелгән берәр бозауны чалыгыз. Сыйланыйк, күңел ачыйк! |
| 24 |
| Минем бу углым үлгән иде – хәзер терелде, югалган иде – инде табылды», – дигән, һәм алар бәйрәм итә башлаганнар. |
| 25 |
| Аның өлкән углы исә бу вакытта кырда булган. Өенә кайтып җитәрәк ул, җыр-бию тавышлары ишетеп, |
| 26 |
| хезмәтчеләрнең берсен чакырган да: «Бу ни хәл?» – дип сораган. |
| 27 |
| Хезмәтче аңа: «Синең энең кайтты, аның сау-сәламәт әйләнеп кайтуына куанып, атаң симертелгән бозау чалдырды», – дигән. |
| 28 |
| Өлкән угылның моңа ачуы килгән, һәм ул өйгә керергә теләмәгән. Атасы, чыгып, аның өйгә керүен үтенгән. |
| 29 |
| Әмма атасына җавап итеп ул: «Менә, мин сиңа күпме еллар кол сыман хезмәт итәм, кушканыңны һич үтәми калганым юк, алай да дусларым белән күңел ачарга синең миңа беркайчан кәҗә бәтие дә биргәнең булмады. |
| 30 |
| Ә инде милкеңне фахишәләр белән туздырып бетергән бу углың кайткач, аның өчен симертелгән бозау чалдыргансың!» – дигән. |
| 31 |
| Атасы исә аңа: «Углым, син һәрвакыт минем янда, минем бөтен нәрсәм – синеке. |
| 32 |
| Шатланырга, күңел ачарга безнең сәбәп бар, чөнки энең үлгән иде – хәзер терелде, югалган иде – инде табылды», – дип әйткән. |
|
| Искәрмәләрне Саклагыз |
https://beblia.bible:81/BibleAudio/tatar2025/luke/015.mp3
24
15