|
| 1 |
|
| Ә Үзенең шәкертләренә Гайсә болай дип сөйләде: – Бер байның хуҗалык белән идарә итүчесе булган. Аның хакында байга, милкеңне туздырып бетерә, дип килеп әйткәннәр. |
|
| 2 |
|
| Бай, аны чакырып: «Синең турыда мин нәрсә ишетәм? Эшең хакында хисап бир, чөнки моннан ары хуҗалыгым белән идарә итә алмассың», – дигән. |
|
| 3 |
|
| Шуннан идарәче: «Инде нәрсә эшләргә? Хуҗам мине идарә эшеннән азат итә. Җир казырга көчем юк, теләнеп йөрергә оялам. |
|
| 4 |
|
| Хәер, хуҗалык белән идарә итү эшеннән чыгарылгач, кешеләр мине үз йортларына кабул итсеннәр өчен нәрсә эшләргә кирәклеге мәгълүм миңа», – дип уйлаган да, |
|
| 5 |
|
| хуҗасына бурычы булган кешеләрне бер-бер артлы чакырып, беренчесеннән: «Минем хуҗама синең күпме бурычың бар?» – дип сораган. |
|
| 6 |
|
| Теге: «Мин аңа йөз үлчәм май тиешмен», – дигән. Идарәче аңа: «Бурыч кәгазеңне ал да, утырып, тиз генә „илле үлчәм“ дип яз», – дигән. |
|
| 7 |
|
| Аннары икенчесеннән: «Ә синең күпме бурычың бар?» – дип сораган. Тегесе: «Йөз мичкә бодай», – дигән. Идарәче: «Бурыч кәгазеңне ал да „сиксән мичкә“ дип яз», – дигән. |
|
| 8 |
|
| Хуҗа кеше исә намуссыз идарәчене тапкырлыгы өчен мактаган. Чөнки бу дәвер кешеләре, үзләре сыманнар белән эш кылганда, яктылык балаларыннан күпкә тапкыррак. |
|
| 9 |
|
| Сезгә әйтәм: шушы гаделсез дөньяның байлыгы ярдәмендә үзегезгә дуслар булдырыгыз. Шулай эшләсәгез, байлык беткәч, мәңгелек яшәү урынына кабул ителерсез. |
|
| 10 |
|
| Кечкенә нәрсәдә ышанычлы кеше зур нәрсәдә дә ышанычлы булыр, ә кечкенә нәрсәдә ышанычсыз адәм зур нәрсәдә дә ышанычсыз. |
|
| 11 |
|
| Шул рәвешле, әгәр сез бу дөньяның байлыгы белән ышанычлы эш йөртмисез икән, чын байлыкны сезгә кем әманәт итәр? |
|
| 12 |
|
| Әгәр башкаларның милке белән ышанычлы эш итмисез икән, үзегезгә аталганны сезгә кем бирер? |
|
| 13 |
|
| Бер генә кол да ике хуҗага хезмәт итә алмас: берсен ул яратмас, ә икенчесен яратыр; берсенә тугры булыр, ә икенчесен санга сукмас. Аллаһыга да, байлыкка да берьюлы хезмәт итә алмассыз. |
|
| 14 |
|
| Акча яратучы фарисейлар, боларны ишетеп, Гайсәнең сүзләреннән көлделәр генә. |
|
| 15 |
|
| Әмма Ул аларга болай диде: – Кешеләр алдында сез үзегезне яхшы итеп күрсәтәсез, ләкин Аллаһы сезнең күңелегезне белә; кешеләр югары бәяләгән нәрсә – Аллаһы өчен җирәнгеч. |
|
| 16 |
|
| Чумдыручы Яхъя килгәнче, Муса кануны һәм пәйгамбәрләрнең язмалары гамәлдә иде. Хәзер исә Аллаһы Патшалыгы хакында Яхшы хәбәр вәгазь кылына, һәм барысы да шул Патшалыкка керергә тырыша. |
|
| 17 |
|
| Әмма күк һәм җир юкка чыкканда да, Канунның бер генә сызыгы да юкка чыкмаячак. |
|
| 18 |
|
| Үз хатынын аерып, башка хатынга өйләнүче һәркем зина кыла; иреннән аерылган хатынга өйләнүче дә зина кыла. |
|
| 19 |
|
| Кайчандыр бер бай яшәгән. Ул нәфис җитеннән һәм куе кызыл төстәге тукымадан тегелгән затлы киемнәр генә кия, һәр көнне зур-зур мәҗлесләр үткәрә торган булган. |
|
| 20 |
|
| Ә аның капка төбендә, бай табыныннан өстәл астына төшкән сынык-саныкларга өметләнеп, бөтен тәнен җәрәхәт баскан Элгазар исемле бер фәкыйрь ята, һәм этләр, килеп, аның яраларын ялап китә икән. |
|
| 21 |
|
|
|
| 22 |
|
| Көннәрдән беркөнне әлеге фәкыйрь вафат булган, һәм фәрештәләр аны Ибраһим пәйгамбәр янына илткәннәр; шуннан соң бай да үлгән, аны да җирләгәннәр. |
|
| 23 |
|
| Бай кеше, үлеләр дөньясында газап чиккән вакытта, башын күтәреп караган да еракта Ибраһимны һәм аның янында Элгазарны күргән. |
|
| 24 |
|
| Шунда ул: «Ибраһим атам, шәфкать күрсәтеп минем янга Элгазарны җибәрче, бармак очын суга чылатып телемне суытсын иде, чөнки ялкын эчендә бик нык газап чигәм!» – дип кычкырган. |
|
| 25 |
|
| Әмма Ибраһим аңа: «Углым! Исеңә төшер, син тормышыңда бар рәхәтне татыдың инде, ә Элгазар михнәт чикте; хәзер исә ул монда юаныч тапты, ә син газап чигәсең. |
|
| 26 |
|
| Моннан тыш, безнең белән сезнең арада зур упкын, шунлыктан сезнең якка биредән беркем чыга алмас, сезнең яктан да монда беркем аяк баса алмас», – дип җавап кайтарган. |
|
| 27 |
|
| Бай исә: «Атам, алайса, зинһар өчен, Элгазарны әткәм йортына җибәр: |
|
| 28 |
|
| анда минем биш ир туганым бар; Элгазар барып кисәтсен – алар да бу газапларга тарымасын иде», – дигән. |
|
| 29 |
|
| Ибраһим аңа: «Аларда Муса һәм башка пәйгамбәрләрнең язмалары бар, шуларга колак салсыннар», – дип җавап биргән. |
|
| 30 |
|
| Бай исә: «Юк, Ибраһим атам. Менә үлгәннәрдән берәрсе, терелеп, алар янына барса, бәлки тәүбәгә килерләр иде», – дигән. |
|
| 31 |
|
| Ибраһим аңа: «Әгәр алар Мусаны һәм пәйгамбәрләрне тыңламыйлар икән, берәрсе үледән терелсә дә, ышанмаячаклар», – дип җаваплаган. |
|
|
|
|