|
| 1 |
|
| Атнаның беренче көнендә хатын-кызлар, алдан әзерләгән хуш исле майларын алып, иртән иртүк кабер-мәгарә янына киттеләр. |
|
| 2 |
|
| Килсәләр, мәгарә авызын томалаган ташны кемдер читкә тәгәрәткән. |
|
| 3 |
|
| Эчкә кергәч исә, алар Хаким Гайсәнең җәсәден тапмадылар. |
|
| 4 |
|
| Шушы хәлгә аптырашып торганда, кинәт каршыларында ялтыравыклы киемнән ике ир кеше пәйда булды. |
|
| 5 |
|
| Хатыннар куркып җиргә текәлделәр. Ә теге ирләр: – Нигә сез тере Затны үлеләр арасыннан эзлисез? – диде. – |
|
| 6 |
|
| Юк Ул монда: Ул үледән терелде. Гәлиләядә чакта сезгә әйткән сүзләрен исегезгә төшерегез. |
|
| 7 |
|
| Ул сезгә: «Адәм Углы гөнаһлылар кулына тотып бирелергә, хачка кадакланырга һәм өченче көндә үледән терелергә тиеш», – дигән иде. |
|
| 8 |
|
| Шунда Гайсәнең бу сүзләре аларның исенә төште. |
|
| 9 |
|
| Кабер янына магдалалы Мәрьям, Йохана, Ягъкуб анасы Мәрьям һәм башка хатыннар килгән иде. Кайткач, алар бу хакта рәсүлләргә һәм бүтәннәргә сөйләделәр. |
|
| 10 |
|
|
|
| 11 |
|
| Әмма хатын-кызларның әйткәннәре рәсүлләргә юк сүз кебек тоелды – алар моңа ышанмады. |
|
| 12 |
|
| Тик шулай да Петер кабер янына торып йөгерде һәм, иелеп мәгарә эченә караганнан соң, кәфенлектән башка һичнәрсә күрмәде. Шушы хәлгә бик гаҗәпләнеп, ул өенә кайтты. |
|
| 13 |
|
| Шул ук көнне Гайсәнең ике шәкерте Иерусалимнән унбер чакрымдагы Эммаус авылына барырга чыкты. |
|
| 14 |
|
| Юлда алар булып узган вакыйгалар хакында сөйләшеп бардылар. |
|
| 15 |
|
| Алар шулай гәпләшеп, фикер алышып атлаган чакта, Гайсә Үзе аларга якынлашып яннарыннан бара башлады. |
|
| 16 |
|
| Әмма шәкертләрнең күзләре томаланган кебек иде, шуңа алар Аны танымады. |
|
| 17 |
|
| – Нәрсә хакында гәпләшеп барасыз сез? – дип сорады Гайсә алардан. Шәкертләр, йөзләре караңгыланып, туктап калдылар. |
|
| 18 |
|
| Аларның берсе – Клеопас атлысы: – Шушы көннәрдә Иерусалимдә ниләр булганын шәһәргә килүчеләрдән бары Син генә белмисеңдер, – диде. |
|
| 19 |
|
| – Нәрсә булганын? – дип сорады Ул. – Насаралы Гайсә белән булган хәлне, – дип җавап бирде тегеләр. – Ул Аллаһы алдында һәм бөтен халык алдында сүздә дә, гамәлдә дә кодрәтле Пәйгамбәр иде. |
|
| 20 |
|
| Әмма баш руханилар белән башлыкларыбыз Аны үлемгә хөкем итәр өчен кулга алдылар һәм хачка кадакладылар. |
|
| 21 |
|
| Ә без, Исраилне азат итәргә тиешле Кеше шулдыр, дип өметләнгән идек. Шуның өстенә менә тагын ниләр булды: ул вакыйгадан соң инде өченче көн китте, һәм |
|
| 22 |
|
| арабыздан берничә хатын безне таң калдырды. Алар иртүк кабер янына барганнар, |
|
| 23 |
|
| әмма Аның җәсәден тапмаганнар. Кайткач, шунда фәрештәләрнең пәйда булуын һәм «Гайсә исән» дип әйтүен сөйләделәр. |
|
| 24 |
|
| Аннары арабыздан кайберәүләр, кабер янына барып, хәлнең хатыннар сөйләгәнчә булуын күргәннәр, әмма Гайсә анда булмаган. |
|
| 25 |
|
| Шунда Гайсә аларга: – И аңсызлар, пәйгамбәрләрнең барлык сүзләренә сез шундый авырдан ышанасыз! |
|
| 26 |
|
| Үзенең шөһрәтенә ирешкәнче, Мәсих шулай газап чигәргә тиеш түгел идемени? – диде. |
|
| 27 |
|
| Аннары Ул, Мусаның һәм барлык пәйгамбәрләрнең язмаларыннан башлап, Үзе турында анда әйтелгән сүзләрне аңлатып бирде. |
|
| 28 |
|
| Авылга якынлашкач, Гайсә Үз юлын дәвам итәргә теләгән кебек булды. |
|
| 29 |
|
| Әмма тегеләр: – Инде кич җитеп килә, безнең белән кал, – дип Аны күндерделәр, һәм Ул алар белән өйгә керде. |
|
| 30 |
|
| Бөтенесе бергә өстәл янына ашарга утыргач, Гайсә икмәк алып шөкрана кылды да, сындырып, шәкертләренә бирде. |
|
| 31 |
|
| Шулчак шәкертләрнең күзләре ачылып киткәндәй булды, һәм алар Гайсәне танып алдылар, әмма Ул күренмәс булды. |
|
| 32 |
|
| Алар бер-берсенә: – Ул безнең белән юлда сөйләшеп барганда һәм Язмаларның мәгънәсен аңлатканда күңелләребез күтәрелеп китте түгелме соң? – диештеләр. |
|
| 33 |
|
| Шуннан алар тордылар да Иерусалимгә әйләнеп кайттылар һәм җыелып торган унбер рәсүл белән башка шәкертләрне күрделәр. Тегеләр: |
|
| 34 |
|
| – Хакимебез, чыннан да, үледән терелде һәм Шимунга күренде, – дип сөйләшеп торалар иде. |
|
| 35 |
|
| Шунда әлеге ике шәкерт юлда булган вакыйганы һәм Гайсә икмәк сындырган чакта Аны танып алулары хакында сөйләп бирделәр. |
|
| 36 |
|
| Алар шулай сөйләшеп торганда, Гайсә Үзе яннарында пәйда булып: – Иминлек сезгә! – диде. |
|
| 37 |
|
| Алар, өрәктер бу дип уйлап, куркудан катып калдылар. |
|
| 38 |
|
| Ләкин Ул аларга: – Нигә каушап калдыгыз? Нигә күңелегезгә шундый шик керә? – диде. – |
|
| 39 |
|
| Кулларыма һәм аякларыма карагыз – Мин бу. Орынып карагыз Миңа; өрәкнең тән-бәдәне һәм сөяге булмый, ә Миндә, күргәнегезчә, бар. |
|
| 40 |
|
| Шулай дип әйтеп, Ул аларга кул-аякларын күрсәтте. |
|
| 41 |
|
| Тегеләр шатлыктан һәм гаҗәпләнүдән һаман ышанмый торганда, Ул: – Сезнең берәр нинди ризыгыгыз бармы? – дип сорады. |
|
| 42 |
|
| Аңа бер кисәк пешкән балык бирделәр. |
|
| 43 |
|
| Ул, балыкны алып, аларның күз алдында ашап куйды. |
|
| 44 |
|
| Аннары Гайсә болай диде: – Сезнең янда чакта Мин нәкъ менә шушы хакта сөйләгән идем. Муса канунында, пәйгамбәрләрнең язмаларында һәм Зәбурда Минем турыда әйтелгәннәрнең барысы да гамәлгә ашырга тиеш, дигән идем. |
|
| 45 |
|
| Шуннан Ул, Язмаларны аңласыннар өчен, аларның зиһенен ачып болай диде: |
|
| 46 |
|
| – Язмаларда әйтелгәнчә, Мәсихнең газап чигүе, өченче көндә үледән терелүе, |
|
| 47 |
|
| кешеләрнең Аның исеме хакына тәүбәгә килүе һәм гөнаһларының кичерелүе турындагы хәбәр Иерусалимнән башлап барча халыкларга таратылырга тиеш. |
|
| 48 |
|
| Сез – шушы хәлләрнең шаһиты. |
|
| 49 |
|
| Мин сезгә Атам вәгъдә иткәнне җибәрермен, әмма сез, югарыдан кодрәт алганчы, шәһәрдә калыгыз. |
|
| 50 |
|
| Шуннан Гайсә, шәкертләрен шәһәрдән алып чыгып, Бәйт-Әниягә чаклы алар белән барды һәм, кулларын күтәреп, аларга фатихасын бирде. |
|
| 51 |
|
| Фатиха күндереп торган чакта, Ул алардан ерагая башлады һәм күккә алынды. |
|
| 52 |
|
| Шәкертләр Аның алдында йөзтүбән капландылар, аннары сөенә-сөенә Иерусалимгә кайттылар. |
|
| 53 |
|
| Алар, һәрчак Аллаһы йортында булып, Аллаһыга дан-мактау яудырдылар. |
|
|
|
|