|
| 1 |
|
| Кайсар Тибери хакимлегенең унбишенче елында, Яһүдиядә – римлы Понти Пилат, Гәлиләядә – Һируд, ә Итурая һәм Трахунитис өлкәләрендә – Һирудның бертуган кардәше Филип, Абилинидә исә Лусани идарә иткәндә, |
|
| 2 |
|
| Баш рухани вазифасын Һаннас белән Кәяфәс башкарган чорда, чүлдә яшәүче Зәкәрия углы Яхъяга Аллаһы сүзе килеп ирешкәннән соң, |
|
| 3 |
|
| Яхъя, Үрдүн елгасы буендагы барлык төбәкләрне әйләнеп чыгып, тәүбәгә килүегезнең билгесе итеп суга чуму йоласын үтәгез, һәм Аллаһы сезнең гөнаһларыгызны кичерер, дип халыкны вәгазьләп йөрде. |
|
| 4 |
|
| Ишагыйя пәйгамбәр китабында бу хакта болай дип язылган: «Чүлдә әнә бер аваз яңгырый: „Раббыга юл әзерләгез, Ул үтәсе сукмакларны турайтыгыз! |
|
| 5 |
|
| Уйсу җирләр тигезләнсен, таулар һәм калкулыклар түбәнәйсен, бормалы юллар турайсын, сикәлтәләр тигезләнсен – |
|
| 6 |
|
| шул чагында барча кешеләр Аллаһыдан килгән коткаруны күрерләр“». |
|
| 7 |
|
| Суга чуму йоласын үтәр өчен күпләп килгән халыкка Яхъя: – И сез, елан токымы! Башыгызга төшәсе Аллаһы ярсуыннан качып котыла алырбыз дигән фикерне кем әйтте сезгә? – дип әйтә иде. – |
|
| 8 |
|
| Тәүбәгә килүегезнең ихлас күңелдән икәнен эшегез белән раслагыз. «Безнең атабыз Ибраһим бит – котылырбыз!» дип уйламагыз. Шуны әйтәм сезгә: Аллаһы әнә шул ташлардан да Ибраһимга балалар булдыра ала. |
|
| 9 |
|
| Балта инде агач тамыры янында ята: яхшы җимеш бирми торган һәр агачны кисеп утка ташлыйлар. |
|
| 10 |
|
| – Безгә нәрсә эшләргә соң? – дип сораучыларга Яхъя: |
|
| 11 |
|
| – Ике күлмәге булган кеше аның берсен күлмәге булмаган кешегә бирсен. Ризыгы булганнар да башкалар белән бүлешсен, – дип җавап кайтарды. |
|
| 12 |
|
| Суга чуму йоласын үтәр өчен салым җыючылар да килеп Яхъядан: – Остаз! Ә безгә нәрсә эшләргә? – дип сорый иде. |
|
| 13 |
|
| Ул аларга: – Тиешеннән артыгын таләп итмәгез, – дип җавап бирә иде. |
|
| 14 |
|
| Гаскәриләр дә: – Ә безгә нәрсә эшләргә? – дип сорый иде. – Ирексезләп, янап беркемнән әйбер алмагыз. Хезмәт хакыгыздан канәгать булыгыз, – дип әйтә иде Яхъя. |
|
| 15 |
|
| Халык Мәсихнең килүен көтеп яшәде, шуңа күрә Яхъя хакында күңеленнән һәркем: «Мәсих шул түгелме икән?» – дип уйлады. |
|
| 16 |
|
| Әмма Яхъя аларның барысына болай дип җавап бирде: – Мин сезне суга чумдырам, ләкин миннән кодрәтлерәк Берәү килә; мин Аның аяк киеме каешын чишәргә дә лаек түгелмен. Ул башкарган чумдыру Изге Рух һәм ут белән булыр. |
|
| 17 |
|
| Ындырдагы ашлыкны җилгәрер өчен кулына Ул көрәк тоткан; бодаен аерып келәтенә салыр, ә кибәген сүнмәс утта яндырыр. |
|
| 18 |
|
| Яхъя шулай халыкка күп нәрсәләр турында үгет-нәсыйхәт биреп, Яхшы хәбәрне бәян итеп йөрде. |
|
| 19 |
|
| Әмма өлкә идарәчесе Һируд, кардәшенең хатыны Һирудия белән булган мөнәсәбәтләре һәм башка явызлыклары өчен Яхъя тарафыннан фаш ителеп, |
|
| 20 |
|
| кылган җинаятьләренә тагын бер җинаять өстәде – Яхъяны зинданга утыртты. |
|
| 21 |
|
| Бар халык суга чуму йоласын үтәгәндә, Гайсә дә аны үтәде. Йоланы үтәгәннән соң дога кылып торган чакта, күк капусы ачылды да |
|
| 22 |
|
| Аңа күгәрчен рәвешендә Изге Рух иңде, һәм күкләр киңлегеннән «Син – Минем сөекле Углым; Син – Минем куанычым!» дигән өн килеп иреште. |
|
| 23 |
|
| Хезмәтен башлаган вакытта Гайсәгә утыз яшьләр чамасы иде. Кешеләр Аны Йосыф углы буларак белде. Йосыф – Элинең, |
|
| 24 |
|
| Эли – Маттатның, Маттат – Левинең, Леви – Мәлкинең, Мәлки – Яннайның, Яннай – Йосыфның, |
|
| 25 |
|
| Йосыф – Мәттитиянең, Мәттития – Амотсның, Амотс – Нахумның, Нахум – Һеслинең, Һесли – Нәггәйнең, |
|
| 26 |
|
| Нәггәй – Махатның, Махат – Мәттитиянең, Мәттития – Шымгыйның, Шымгый – Йосыхның, Йосых – Йоданың, |
|
| 27 |
|
| Йода – Йохананның, Йоханан – Рисаның, Риса – Зеруббабелның, Зеруббабел – Шеһалтиелның, Шеһалтиел – Нернең, |
|
| 28 |
|
| Нер – Мәлкинең, Мәлки – Аддиның, Адди – Көсамның, Көсам – Элмадамның, Элмадам – Эрның, |
|
| 29 |
|
| Эр – Ешуаның, Ешуа – Элигызырның, Элигызыр – Йоримнең, Йорим – Маттатның, Маттат – Левинең, |
|
| 30 |
|
| Леви – Шимунның, Шимун – Яһүдәнең, Яһүдә – Йосыфның, Йосыф – Йонамның, Йонам – Эльякыймның, |
|
| 31 |
|
| Эльякыйм – Мелеаның, Мелеа – Меннаның, Менна – Маттатаның, Маттата – Натанның, Натан – Давытның, |
|
| 32 |
|
| Давыт – Ишайның, Ишай – Обидның, Обид – Богазның, Богаз – Салмонның, Салмон – Нахшонның, |
|
| 33 |
|
| Нахшон – Амминадабның, Амминадаб – Админның, Админ – Арниның, Арни – Хесронның, Хесрон – Пересның, Перес – Яһүдәнең, |
|
| 34 |
|
| Яһүдә – Ягъкубның, Ягъкуб – Исхакның, Исхак – Ибраһимның, Ибраһим – Терахның, Терах – Нахорның, |
|
| 35 |
|
| Нахор – Серугның, Серуг – Регуның, Регу – Пелегның, Пелег – Гыйберның, Гыйбер – Шелахның, |
|
| 36 |
|
| Шелах – Кынанның, Кынан – Әрпәхшәднең, Әрпәхшәд – Шемнең, Шем – Нухның, Нух – Ләмехнең, |
|
| 37 |
|
| Ләмех – Мәтушелахның, Мәтушелах – Ханохның, Ханох – Ередның, Еред – Маһалалелның, Маһалалел – Кынанның, |
|
| 38 |
|
| Кынан – Эношның, Энош – Шетның, Шет – Адәмнең, Адәм исә Аллаһының углы иде. |
|
|
|
|