|
| 1 |
|
| Изге Рух белән сугарылган Гайсә Үрдүн елгасы буеннан кайткач, Рух Аны чүлгә алып китте. |
|
| 2 |
|
| Гайсә шунда кырык көн дәвамында иблис тарафыннан сыналды. Бу көннәрдә Ул берни ашамады һәм ахырда бик нык ачыкты. |
|
| 3 |
|
| Иблис Аңа: – Әгәр син Аллаһы Углы икәнсең, бу ташка боер – икмәккә әйләнсен! – диде. |
|
| 4 |
|
| Гайсә аңа болай дип җавап бирде: – Язмада «кеше икмәк белән генә яшәмәс» дип әйтелгән. |
|
| 5 |
|
| Шуннан соң иблис Гайсәне югарыга алып менде һәм мизгел эчендә дөньяның барлык патшалыкларын күрсәтеп: |
|
| 6 |
|
| – Шушы патшалыклар өстеннән хакимлекне һәм аларның данын сиңа тапшырам, – диде, – чөнки аларның барысы миңа бирелгән, һәм мин аларны кемгә теләсәм, шуңа бирә алам. |
|
| 7 |
|
| Шулай итеп, миңа табынсаң, болар барысы Синеке булыр. |
|
| 8 |
|
| Моңа каршы Гайсә болай дип җавап кайтарды: – Язмада: «Раббы Аллаңа табын, Аңа гына хезмәт ит», – дип әйтелгән. |
|
| 9 |
|
| Шуннан соң иблис Аны Иерусалимгә алып килде дә Аллаһы йортының иң биек урынына китереп бастырды һәм: – Әгәр Син Аллаһы Углы булсаң, шушы урыннан түбән ташлан! |
|
| 10 |
|
| Язмада: «Аллаһы Үзенең фәрештәләренә Сине кайгыртырга әмер бирер. |
|
| 11 |
|
| Алар Сине кулларына күтәреп алырлар, аякларың ташка абынмас», – дип әйтелгән бит, – диде. |
|
| 12 |
|
| Гайсә аңа җавап итеп: – Язмада: «Раббы Аллаңны сынама», – дип әйтелгән, – диде. |
|
| 13 |
|
| Гайсәне төрлечә сынап караганнан соң, икенче бер уңайлы вакытка кадәр иблис Аның яныннан китте. |
|
| 14 |
|
| Изге Рухның кодрәте белән сугарылган Гайсә Гәлиләягә кайтты. Аның турындагы хәбәр бөтен тирә-якка таралды. |
|
| 15 |
|
| Ул гыйбадәтханәләрдә халыкны өйрәтте, һәм барысы Аны данлады. |
|
| 16 |
|
| Гайсә Үзе үскән шәһәргә – Насарага килде һәм, гадәттәгечә, шимбә көнне гыйбадәтханәгә керде. Язманы укырга дип урыныннан торгач, |
|
| 17 |
|
| Аңа Ишагыйя пәйгамбәрнең кулъязма төргәген бирделәр. Гайсә, аны ачып, мондый сүзләр язылган урынны тапты: |
|
| 18 |
|
| «Раббының Рухы Минем өстә, чөнки Ул Мине, майлап, махсус эшкә сайлады. Ул Мине фәкыйрьләргә Яхшы хәбәрне җиткерер, әсирләргә – котылу, сукырларга – күзләре ачылу турында игълан итәр, җәберләнгәннәрне – иреккә чыгарыр, Раббының шәфкать күрсәтү елын белдерер өчен җибәрде». |
|
| 19 |
|
|
|
| 20 |
|
| Гайсә төргәкне җыеп хезмәтчегә кайтарып бирде дә урынына утырды. Гыйбадәтханәдәгеләрнең күзләре Аңа текәлгән иде. |
|
| 21 |
|
| Ул аларга: – Бүген сез Язмадагы сүзләрне тыңлаган чакта, алар тормышка ашты, – диде. |
|
| 22 |
|
| Барысы да Гайсәне мактадылар һәм Аның гаҗәеп сүзләренә таң калып: – Йосыф углы түгелме соң бу? – диештеләр. |
|
| 23 |
|
| Гайсә аларга: – Әлбәттә, сез Миңа «табиб, башта үзеңне дәвала» дигән мәкальне әйтерсез, «Кәпәрнаумда кылган эшләреңне ишеттек; монда, Үз шәһәреңдә дә шуларны кабатла» диярсез. |
|
| 24 |
|
| Хак сүз әйтәм сезгә: бер пәйгамбәрне дә үз илендә теләп кабул итмиләр, – диде. – |
|
| 25 |
|
| Бу чынлап та шулай: Ильяс пәйгамбәр заманында, өч ел ярымга күкләр ябылып, яңгыр яумады, һәм бөтен Исраил илендә зур ачлык булды. Исраилдә тол хатыннар күбәйде, |
|
| 26 |
|
| ләкин Ильяс аларның берсе янына да түгел, ә бәлки Сидун җирендәге Сарепат шәһәрендә яшәүче бер тол хатын янына җибәрелде. |
|
| 27 |
|
| Шулай ук Элиша пәйгамбәр заманында да Исраилдә махаулылар күп иде, әмма сүрияле Нагаманнан башка бер генә махаулы да савыкмады. |
|
| 28 |
|
| Бу сүзләрне ишеткәч, гыйбадәтханәдәге халыкның бик нык ачуы чыкты. |
|
| 29 |
|
| Алар урыннарыннан сикереп тордылар да Гайсәне ирексезләп шәһәрдән алып чыктылар һәм, кыядан төртеп төшерергә уйлап, шәһәр салынган тауның читенә китереп бастырдылар. |
|
| 30 |
|
| Әмма Гайсә халык төркемен ерып узды да китеп барды. |
|
| 31 |
|
| Шуннан Гайсә Гәлиләя җирендәге Кәпәрнаум шәһәренә килде һәм шимбә көнне халыкны өйрәтә башлады. |
|
| 32 |
|
| Аның тәгълиматына барысы да хәйран калды, чөнки Ул хакимлеккә ия булган кеше кебек өйрәтте. |
|
| 33 |
|
| Гыйбадәтханәдә җен кагылган бер адәм бар иде. Әнә шул адәм кинәт кенә: |
|
| 34 |
|
| – Ә-ә, насаралы Гайсә! Сиңа бездән нәрсә кирәк?! Син безне һәлак итәр өчен килдеңме? Мин Синең Кем икәнеңне беләм! Син – Аллаһының Изгесе! – дип бар көченә кычкырып җибәрде. |
|
| 35 |
|
| Әмма Гайсә адәм эчендәге җенгә: – Шым бул! Чык аңардан! – дип боерды. Җен, бар халык алдында теге кешене егып ташлап, аңа һичбер зыян китермичә чыгып китте. |
|
| 36 |
|
| Барысы да, котлары алынып, бер-берсенә: – Нәрсә бу? Явыз рухларга Ул көч вә кодрәт белән боерык бирә, һәм тегеләр чыгып китәләр, – диеште. |
|
| 37 |
|
| Гайсә хакында хәбәр бөтен тирә-якка таралды. |
|
| 38 |
|
| Гайсә, гыйбадәтханәдән чыгып, Шимун өенә китте. Шимунның кайнанасы бик нык кызышып-авырып ята иде. Гайсәнең аңа ярдәм итүен үтенделәр. |
|
| 39 |
|
| Ул, хатынга таба иелеп, чиргә боерды, һәм хатынның кызышуы шундук бетте. Шимунның кайнанасы урыныннан торда да кунакларга табын әзерли башлады. |
|
| 40 |
|
| Кояш баеган вакытта бөтенесе дә төрле чирләрдән газапланучы якыннарын Гайсә янына алып килде – һәрберсенә кулы белән орынып, Ул аларны савыктырды. |
|
| 41 |
|
| Байтак кешедән «Син – Аллаһы Углы» дип кычкыра-кычкыра җеннәр дә чыкты. Әмма Гайсә бу турыда сөйләүдән җеннәрне тыйды, чөнки алар Аның Мәсих икәнен белә иде. |
|
| 42 |
|
| Көн тууга Гайсә, өйдән чыгып, аулак урынга китте. Халык Аны эзләргә тотынды, тапкач исә үз янында тоткарлап калырга тырышты. |
|
| 43 |
|
| Ләкин Ул аларга: – Мин башка шәһәрләрдә дә Аллаһы Патшалыгы турындагы Яхшы хәбәрне таратырга тиешмен, чөнки Мин шуның өчен җибәрелдем, – диде. |
|
| 44 |
|
| Шулай итеп, Ул Яһүдия җирендәге гыйбадәтханәләрдә Яхшы хәбәрне таратуын дәвам итте. |
|
|
|
|