|
| 1 |
|
| Беркөнне Геннисарет күле буена җыелган халык, Аллаһы сүзен тыңларга теләп, Гайсәне төрле яклап кысрыклый башлады. |
|
| 2 |
|
| Шунда Ул яр буендагы ике көймәне күрде. Балыкчылар, әлеге көймәләрдән чыгып, ятьмәләрен юа иде. |
|
| 3 |
|
| Гайсә көймәләрнең берсенә – Шимунныкына керде дә ярдан бераз арырак китәргә сорады һәм көймәдә утырган килеш халыкны өйрәтә башлады. |
|
| 4 |
|
| Сүзен тәмамлагач Ул: – Шимун, ятьмәләрегезне тирәнрәк урынга китеп салыгыз, – диде. |
|
| 5 |
|
| Шимун Аңа: – Остаз! Без төн буе тырыштык, ләкин һичнәрсә тота алмадык. Әмма Син кушкач, ятьмәне салам, – дип җавап бирде. |
|
| 6 |
|
| Ятьмә салгач, бик күп балык электе, хәтта ятьмәләре ертыла башлады. |
|
| 7 |
|
| Шуннан балыкчылар, икенче көймәдәге иптәшләренә кул болгап, аларны ярдәмгә чакырдылар. Тегеләр килгәч, бергәләп ике көймәне дә шыгрым тутырдылар – көймәләре аздан гына батмый калды. |
|
| 8 |
|
| Шимун-Петер, шушы хәлне күреп, Гайсә алдында тезләренә егылды да: – Хакимем, якын килмә миңа, мин гөнаһлы кешемен! – диде. |
|
| 9 |
|
| Шимун һәм аның белән булган кешеләр – шул исәптән Зебедей угыллары Ягъкуб белән Яхъя да – тотылган балыкның күплегеннән куркып калдылар. Гайсә Шимунга: – Курыкма, бүгеннән башлап син инде балык түгел, кеше аулый башларсың, – диде. |
|
| 10 |
|
|
|
| 11 |
|
| Көймәләрен ярга тартып чыгаргач, балыкчылар бөтен нәрсәләрен калдырып Гайсәгә ияреп киттеләр. |
|
| 12 |
|
| Гайсә тукталган шәһәрләрнең берсендә тәнен махау зәхмәте баскан бер кеше килде дә, Гайсәне күреп, йөзтүбән капланды һәм: – Әфәндем! Теләсәң, мине савыктыра алыр идең, – дип ялварды. |
|
| 13 |
|
| Гайсә кулын сузып аңа орынды һәм: – Әйе, телим. Савык! – диде. Теге кеше шундук махау зәхмәтеннән котылды. |
|
| 14 |
|
| Гайсә аңа бу турыда беркемгә сөйләмәскә кушты, аннары: – Руханига барып күрен һәм терелүеңнең билгесе итеп, Муса канунында таләп ителгәнчә, корбан китер, – дип өстәде. |
|
| 15 |
|
| Әмма Гайсә турындагы хәбәр таралганнан-тарала барды. Аны тыңлар һәм чир-хасталардан дәва алыр өчен янына берөзлексез кешеләр агылды. |
|
| 16 |
|
| Гайсә Үзе исә еш кына аулак урыннарга китә һәм шунда дога кыла иде. |
|
| 17 |
|
| Беркөн шулай Гайсә халыкны өйрәткән вакытта тыңлаучылар арасында Гәлиләянең һәм Яһүдиянең барлык авылларыннан, Иерусалимнән килгән фарисейлар һәм Канун белгечләре дә утыра иде. Гайсәгә Раббыдан авыруларны савыктыру кодрәте бирелгән иде. |
|
| 18 |
|
| Шунда берничә ир-ат паралич суккан бер кешене ятагы белән күтәреп алып килде дә Гайсә каршына илтеп салыр өчен өйгә кермәкче булды. |
|
| 19 |
|
| Әмма халык арасыннан үтә алмаганга, алар өй түбәсенә менеп чирәпне сүттеләр дә авыруны ятагы белән бергә Гайсә алдына төшерделәр. |
|
| 20 |
|
| Гайсә, аларның ышануларын күреп, авыру адәмгә: – Дустым, синең гөнаһларың кичерелде, – диде. |
|
| 21 |
|
| Канун белгечләре һәм фарисейлар үзара: – Көфер сүз сөйләүче бу Кеше кем соң? Гөнаһларны Аллаһыдан башка кем кичерә алсын?! – диештеләр. |
|
| 22 |
|
| Гайсә аларның уйларын белеп: – Ни өчен күңелегездә шундый уйлар йөртәсез? |
|
| 23 |
|
| Нәрсә дип әйтү җиңелрәк: «гөнаһларың кичерелде» дипме, әллә «тор да йөреп кит» дипме? |
|
| 24 |
|
| Адәм Углының җир йөзендә гөнаһларны кичерергә кодрәте барлыгын белеп торыгыз, – дип әйтте, аннары паралич суккан кешегә мөрәҗәгать итеп, – сиңа әйтәм, урыныңнан тор да ятагыңны алып өеңә кайт! – диде. |
|
| 25 |
|
| Теге шундук барысының күз алдында торды да, ятагын алып, Аллаһыны данлый-данлый өенә кайтып китте. |
|
| 26 |
|
| Бөтенесе дә таң калып Аллаһыны данлады. – Без бүген искитәрлек нәрсәләр күрдек, – диде алар шомланып. |
|
| 27 |
|
| Шуннан Гайсә ул йорттан чыгып китте. Салым җыя торган урынга җиткәч, шунда утырган Леви исемле салым җыючыны күрде. – Миңа ияр! – диде Ул аңа. |
|
| 28 |
|
| Леви торды да, бөтен эшен калдырып, Гайсә артыннан китте; |
|
| 29 |
|
| аннары үзенең өендә Гайсә хөрмәтенә зур мәҗлес җыйды. Кунаклар арасында салым җыючылар да, башка кешеләр дә күп иде. |
|
| 30 |
|
| Фарисейлар һәм Канун белгечләре, ачуланып, Гайсәнең шәкертләренә: – Ни өчен сез салым җыючылар һәм гөнаһлылар белән бергә ашап-эчеп утырасыз? – диде. |
|
| 31 |
|
| Гайсә аларга: – Табиб сәламәт кешеләргә түгел, бәлки авыруларга кирәк. |
|
| 32 |
|
| Мин тәкъва кешеләрне түгел, гөнаһлыларны тәүбәгә чакырырга килдем, – дип җавап бирде. |
|
| 33 |
|
| Шуннан алар Гайсәгә: – Яхъяның да, фарисейларның да шәкертләре еш кына ураза тота һәм дога кыла, ә Синекеләр ашый һәм эчә, – диделәр. |
|
| 34 |
|
| Гайсә аларга: – Кияү яннарында булганда, туйдагы кунакларны ураза тотарга мәҗбүр итеп буламы? |
|
| 35 |
|
| Әмма килер бер көн, кияүне алар яныннан алып китәрләр, әнә шул чакта уразалы булырлар, – диде. |
|
| 36 |
|
| Ул аларга кинаяле бер хикәя сөйләде: – Берәү дә яңа киемнән ямаулык кисеп алып иске киемне ямамас, югыйсә яңасы да бозылыр, иске киемгә яңа тукымадан салынган ямаулык та килешмәс. |
|
| 37 |
|
| Берәү дә яңа шәрабны иске турсыкка салмас, югыйсә яңа шәраб турсыкны тишәр – шәраб та агып бетәр, турсык та әрәм булыр. |
|
| 38 |
|
| Яңа шәрабны яңа турсыкка салалар. |
|
| 39 |
|
| Беркем дә иске шәрабны эчкәннән соң яңасын эчәргә теләмәс, искесе яхшырак шул, дияр. |
|
|
|
|