Инҗил 2025
|
| 1 |
| Шуннан Гайсә шәһәр һәм авыллар буйлап Аллаһы Патшалыгы турындагы Яхшы хәбәрне сөйләп йөрде. Унике шәкертеннән гайре |
| 2 |
| Аның янында бер төркем хатын-кыз да булды. Гайсә аларны явыз рухлардан арындырган һәм авырулардан савыктырган иде. Болар: Гайсә җиде җенне куып чыгарган магдалалы Мәрьям, |
| 3 |
| Һируд йортында идарә итүче Хузас исемле кешенең хатыны Йохана, шулай ук Сусанна һәм күп кенә башка хатыннар. Әлеге хатын-кызлар Гайсәгә һәм Аның шәкертләренә үз хисапларына ярдәм итә иде. |
| 4 |
| Гайсә янына төрле шәһәрләрдән шактый күп халык җыелгач, Ул аларга гыйбрәтле бер хикәя сөйләде: |
| 5 |
| – Менә бер кеше чәчүгә чыккан ди. Чәчкән вакытта орлыкның бер өлеше юл буена төшеп тапталган, һәм аны кошлар чүпләп бетергән. |
| 6 |
| Икенче бер өлеше ташлы туфракка төшкән һәм, тишелеп чыкса да, дым булмаганга кипкән. |
| 7 |
| Орлыкның кайберсе күгән куагы арасына төшкән. Куак, үсеп, орлыкны басып киткән. |
| 8 |
| Уңдырышлы җиргә төшкән башка орлыклар исә үсеп киткән һәм йөз тапкыр артыграк уңыш биргән. Сөйләп бетергәч, Гайсә, тавышын күтәрә төшеп: – Колагы булганнар – ишетсен! – диде. |
| 9 |
| Гайсәнең шәкертләре Аңардан: – Бу гыйбрәтле хикәянең мәгънәсе нидә? – дип сорады. |
| 10 |
| Ул аларга: – Сезгә Аллаһы Патшалыгының серләре ачылган, ә башкаларга Мин кинаяләп сөйлим, – диде. – Шулай итеп, алар карыйлар, ләкин күрмиләр, тыңлыйлар, ләкин төшенмиләр. |
| 11 |
| Гыйбрәтле хикәянең мәгънәсе исә менә мондый: орлык – Аллаһы сүзе ул. |
| 12 |
| Юл буена төшкән орлыклар – чәчкән сүзне ишетүчеләр, әмма алар ышанып котылмасын өчен, иблис, килеп, алар күңелендәге сүзне алып китә. |
| 13 |
| Ташлы урынга төшкән орлыклар – сүзне шатланып кабул итүчеләр, әмма тамыры булмаганга, аларның ышануы кыска вакытлы, һәм сыналган чакта алар кире чигенә. |
| 14 |
| Күгән куаклары арасына төшкән орлыклар исә – сүзне ишетүчеләр, әмма тормыш мәшәкатьләре аркасында, байлык-ләззәт артыннан куып, ишеткән сүзләре басылып кала, һәм сүз уңыш бирми. |
| 15 |
| Ә уңдырышлы җиргә төшкән орлыклар – сүзне ишетүчеләр һәм саф-ихлас күңелләрендә аны саклаучылар. Андыйлар, түземлек күрсәтеп, уңыш бирә. |
| 16 |
| Шәмгә ут алгач, беркем дә аны савыт белән капламый, сәке астына да куймый; киресенчә, керүчеләр яктылыкны күрсен өчен, шәмдәлгә утырта. |
| 17 |
| Чөнки һичбер яшерен нәрсә – фаш ителми, һичбер сер беленми, ачылмый калмас. |
| 18 |
| Шул сәбәпле, ничек тыңлавыгызга игътибар итегез. Кемдә бар – шуңа күбрәк бирелер, ә кемдә юк икән, «миндә бар» дип уйлаганы да тартып алыныр. |
| 19 |
| Гайсә янына анасы белән энеләре килделәр һәм халык күп булганлыктан янына керә алмадылар. |
| 20 |
| – Анаң белән энеләрең тышта көтеп тора. Алар Сине күрергә тели, – дип Гайсәгә кереп әйткәч, |
| 21 |
| Ул: – Минем анам һәм туганнарым – Аллаһы сүзен тыңлаучылар һәм аны үтәүчеләр, – дип җавап бирде. |
| 22 |
| Шулай беркөнне Гайсә белән шәкертләре көймәгә утырдылар. – Күлнең аръягына чыгыйк, – диде Ул, һәм алар кузгалып киттеләр. |
| 23 |
| Көймәдә барганда, Гайсә йокыга талды. Ул арада күлдә көчле давыл күтәрелеп, көймәгә су тула башлады – аларның хәле куркыныч иде. |
| 24 |
| Шәкертләре, янына килеп, Гайсәне уяттылар. – Остаз! Остаз! Батабыз! – дип кычкырды алар. Гайсә, торып, җилне дә, котырынган дулкыннарны да тыйды, һәм алар тынып калдылар, әйләнә-тирәдә тынлык урнашты. |
| 25 |
| – Ышануыгыз кайда сезнең? – дип сорады Гайсә шәкертләреннән. Котлары алынган шәкертләр, гаҗәпләнеп, бер-берсенә: – Кем соң Ул? Җилгә дә, дулкыннарга да әмер бирә, һәм алар Аңа буйсына, – диештеләр. |
| 26 |
| Көймәдәгеләр Гәлиләя өлкәсе каршында, аргы ярда урнашкан Герәсә җиренә килеп җиттеләр. |
| 27 |
| Гайсә ярга чыккач, Аңа шундагы каланың җен кагылган бер кешесе килеп очрады. Ул инде күптәннән өстенә киенми, өендә түгел, ә кабер-мәгарәләрдә яши иде. |
| 28 |
| Гайсәне күрүгә, ул акыра-акыра Аның алдына килеп егылды һәм: – Аллаһы Тәгалә Углы Гайсә! Сиңа миннән ни кирәк? Үтенеп сорыйм: газаплама мине, – дип кычкырды, |
| 29 |
| чөнки Гайсә явыз рухка ул кешедән чыгарга боерган иде. (Явыз рух әлеге адәмне инде күптәннән газаплаган; аны богаулап, чылбырлар белән бәйләп сакласалар да, ул кеше богауларны өзә, һәм җен аны чүлләргә куып алып китә торган булган.) |
| 30 |
| Гайсә аңардан: – Исемең ничек синең? – дип сорады. – Гаскәр, – диде ул, чөнки аның эченә бихисап күп җеннәр оялаган иде. |
| 31 |
| Җеннәр Гайсәдән үзләрен төпсез упкынга җибәрмәвен үтенделәр. |
| 32 |
| Шул тирәдә, тау битендә, шактый зур дуңгыз көтүе утлап йөри иде. Җеннәр Гайсәдән шул дуңгызлар эченә керергә рөхсәт сорадылар. Ул рөхсәт итте. |
| 33 |
| Җеннәр, теге адәмнән чыгып, дуңгызлар эченә керделәр, һәм дуңгыз көтүе шунда текә ярдан күлгә ташланды да батып үлде. |
| 34 |
| Бу хәлне күреп торган көтүчеләр торып йөгерделәр һәм шәһәр-авылларда шул хакта сөйләп бирделәр. |
| 35 |
| Кешеләр ни булганын күрергә дип шул урынга киттеләр. Гайсә янына килеп җиткәч алар җеннәрдән котылган адәмнең киенгән һәм акылына килгән хәлдә Гайсә янында утыруын күреп шомланып калдылар. |
| 36 |
| Биредә булган хәлләрне күрүчеләр җен кагылган адәмнең ни рәвешле савыгуын аларга сөйләп бирделәр. |
| 37 |
| Герәсә төбәгендә яшәүче халык, куркуга төшеп, Гайсәнең бу җирләрдән китүен үтенде. Гайсә көймәгә утырып юлга кузгалганда, |
| 38 |
| җеннәрдән арынган теге кеше Аңардан: – Синең белән китәргә рөхсәт ит, – дип ялварып сорады. Әмма Гайсә: – Өеңә кайт та Аллаһы синең өчен нәрсә эшләгәнне сөйлә, – дип, аны кайтарып җибәрде. Әлеге кеше, китеп, аның өчен Гайсәнең нәрсә эшләгәнен бөтен шәһәр буйлап сөйләп йөрде. |
| 39 |
| 40 |
| Гайсәнең әйләнеп кайтуын барысы да көтә иде, шуңа күрә җыелган халык Аны шатланып каршы алды. |
| 41 |
| Шулчак гыйбадәтханә башлыгы Яһир Гайсәнең аягына егылды да ялынып-ялварып үзенең өенә чакырды, |
| 42 |
| чөнки унике яшьтәге бердәнбер кызы үлем хәлендә ята икән. Яһирның өенә барган чакта, Гайсәне һәр яктан кысрыклап бик күп халык иярде. |
| 43 |
| Алар арасында унике ел дәвамында кан китүдән газапланган бер хатын да бар иде. Бөтен байлыгын табибларга сарыф итсә дә, аны беркем савыктыра алмаган. |
| 44 |
| Шул хатын, арттан килеп, Гайсә киеменең чабуына орынды – һәм кан китү шундук туктады. |
| 45 |
| – Кем кагылды Миңа? – дип сорады Гайсә. Барысы да баш тарткач, Петер: – Остаз! Халык Сине урап алган, бар яктан кысрыклыйлар! – диде. |
| 46 |
| Ләкин Гайсә: – Кемдер Миңа орынды, Мин Үземнән көч китүен сиздем, – диде. |
| 47 |
| Шулчак теге хатын, яшеренеп кала алмаячагын күреп, калтырана-калтырана Гайсә янына килде дә, Аның алдына егылып, ни өчен кагылуын һәм ничек итеп шундук савыгуын бөтен халык алдында сөйләп бирде. |
| 48 |
| Гайсә аңа: – Кызым, сине ышануың савыктырды! Имин йөр, – диде. |
| 49 |
| Гайсә шулай дип сөйләп торганда, гыйбадәтханә башлыгының өеннән кешеләр килде һәм Яһирга: – Кызың вафат, Остазны борчыма инде, – диде. |
| 50 |
| Әмма Гайсә, шул сүзләрне ишетеп, Яһирга: – Курыкма, тик ышан гына, һәм кызың савыгачак, – диде. |
| 51 |
| Яһирның өенә килеп җиткәч Гайсә Петердән, Яхъядан, Ягъкубтан һәм кызның ата-анасыннан башка берәүгә дә Үзе белән керергә рөхсәт итмәде. |
| 52 |
| Йортта барысы да елый, кыз өчен хәсрәтләнә иде. Әмма Гайсә: – Еламагыз, үлмәгән ул, бары йоклый гына, – диде. |
| 53 |
| Аңардан көләргә тотындылар, чөнки кызның үлүен беләләр иде. |
| 54 |
| Гайсә кызны кулыннан алды һәм тавышын күтәрә төшеп: – И кыз бала, тор, – диде. |
| 55 |
| Кызга җан керде, һәм ул шундук урыныннан торды. Гайсә исә кызга ашарга бирергә кушты. |
| 56 |
| Кызның ата-анасы хәйран калды. Ә Гайсә аларга, бу хәл турында беркемгә дә сөйләмәгез, дип боерды. |
|
| Искәрмәләрне Саклагыз |
https://beblia.bible:81/BibleAudio/tatar2025/luke/008.mp3
24
8