|
| 1 |
|
| Котылу бәйрәменә алты көн кала Гайсә Бәйт-Әния авылына килде. Ул авылда Гайсә үледән терелткән Элгазар яши иде. |
|
| 2 |
|
| Анда Гайсә хөрмәтенә аш мәҗлесе җыйдылар, Марта Гайсәне һәм кунакларны сыйлап йөрде; Элгазар да алар янында иде. |
|
| 3 |
|
| Шулвакыт Мәрьям бер кадак кыйммәтле саф һәм хуш исле нард мае белән Гайсәнең аякларын майлап чәчләре белән сөртте. Бөтен өй эченә майның хуш исе таралды. |
|
| 4 |
|
| Гайсә шәкертләренең берсе – Аңа хыянәт итәчәк Яһүдә Искариот шунда: |
|
| 5 |
|
| – Хуш исле бу майны өч йөз динарга сатып, акчасын нигә фәкыйрьләргә өләшмәскә иде? – диде. |
|
| 6 |
|
| Ул моны һич тә фәкыйрьләрне кайгыртып түгел, бәлки карак булганы өчен әйтте. Уртак акча янчыгын йөртү аның вазифасы булып, әлеге акчаны ул еш кына үз кирәгенә тота иде. |
|
| 7 |
|
| Аның сүзләренә Гайсә болай дип җавап бирде: – Калдыр аны! Хуш исле бу майны ул Мине күмәсе көнгә сакларга тиеш иде. |
|
| 8 |
|
| Фәкыйрьләр һаман сезнең белән булыр, Мин исә һәрчак яныгызда булмам. |
|
| 9 |
|
| Гайсәнең Бәйт-Әниядә икәнен белеп, бик күп яһүдиләр шунда җыелып килде. Алар Гайсәне генә түгел, Ул үледән терелткән Элгазарны күрергә дип тә килгән иде. |
|
| 10 |
|
| Шул сәбәпле баш руханилар Элгазарны да үтерергә хәл кылдылар, |
|
| 11 |
|
| чөнки аның аркасында яһүдиләрнең байтагы, Гайсә янына килеп, Аңа ышана башлаган иде. |
|
| 12 |
|
| Икенче көнне бәйрәмгә җыелган халык, Гайсәнең Иерусалимгә якынлашып килүен ишеткәч, |
|
| 13 |
|
| хөрмә ботаклары тотып Аны каршыларга чыкты һәм: – Һошанна! Раббы исеме белән Килүче, Исраил Патшасы мөбарәктер! – дип кычкырырга тотынды. |
|
| 14 |
|
| Гайсә, яшь бер ишәк табып, шуңа атланды, һәм барысы да Язмада әйтелгәнчә булды: |
|
| 15 |
|
| «Сион-кыз, курыкма! Менә, яшь ишәккә атланып Синең Патшаң килә». |
|
| 16 |
|
| Аның шәкертләре ул чакта моны аңламады, ә инде Гайсә данга күмелгәннән соң, Аның хакында Язмада әйтелгән сүзләрне һәм Аны шулай каршылаганны исләренә төшерде. |
|
| 17 |
|
| Гайсәнең Элгазарны үледән терелтеп кабердән чыгаруын күргән кешеләр бу хәл турында сөйләп йөргәннәр иде. |
|
| 18 |
|
| Халык Гайсә кылган шушы могҗиза турында ишеткәнгә Аны каршыларга чыкты. |
|
| 19 |
|
| Фарисейлар исә үзара: – Күрәсезме, безгә бернәрсә ярдәм итми. Бөтен дөнья Аның артыннан бара, – дип сөйләштеләр. |
|
| 20 |
|
| Бәйрәмдә Аллаһыга табынырга килүчеләр арасында берничә грек та бар иде. |
|
| 21 |
|
| Алар Гәлиләядәге Бәйт-Сайдадан булган Филип янына килеп: – Әфәндем, без Гайсәне күрергә телибез, – дип үтенде. |
|
| 22 |
|
| Филип бу турыда Әндригә әйтте, һәм алар икәүләп бу үтенечне Гайсәгә җиткерде. |
|
| 23 |
|
| Гайсә аларга җавабында: – Адәм Углының дан яулар вакыты җитте, – диде. – |
|
| 24 |
|
| Хак сүз әйтәм сезгә: бодай бөртеге җиргә төшеп үлмәсә, бер бөртек булып калыр, ә үлсә – зур уңыш китерер. |
|
| 25 |
|
| Үзенең җанын яратучы аны югалтыр, ә бу дөньяда җанын кадерсезләгән кеше аны мәңгелек тормыш өчен саклап калыр. |
|
| 26 |
|
| Миңа хезмәт итәргә теләгән кеше артымнан иярсен. Мин кайда булсам, хезмәтчем дә шунда булыр. Миңа хезмәт итүчегә Атам ихтирам күрсәтер. |
|
| 27 |
|
| Күңелем борчулы хәзер. Нәрсә әйтим? «Атам! Мине бу авыр сәгатьтән коткар!» дипме? Ләкин Мин нәкъ шушы сәгать өчен килдем бит. |
|
| 28 |
|
| Атам! Исемеңнең бөеклеген күрсәт! Шулвакыт күктән: – Күрсәттем һәм күрсәтәчәкмен! – дигән аваз килеп иреште. |
|
| 29 |
|
| Шунда басып торган һәм бу тавышны ишеткән халык: – Күк күкри, – диде Икенчеләре исә: – Аның белән фәрештәләр сөйләшә, – диде. |
|
| 30 |
|
| Аларга җавап итеп Гайсә: – Бу аваз Минем өчен түгел, сезнең өчен булды, – диде. – |
|
| 31 |
|
| Бу дөньяны хөкемгә тартыр вакыт җитте. Инде бу дөньяның хакиме куылачак. |
|
| 32 |
|
| Җирдән югары күтәрелгәннән соң, Мин бар кешеләрне Үземә җәлеп итәчәкмен. |
|
| 33 |
|
| Ул моны Үзенең нинди үлем белән үләчәген белдерү максатыннан әйтте. |
|
| 34 |
|
| Халык Аңа болай дип җавап бирде: – Без Кануннан Мәсихнең мәңге яшәячәген беләбез, ә Син каян алып, Адәм Углы югары күтәрелергә тиеш, дисең? Кем Ул – Адәм Углы? |
|
| 35 |
|
| Шунда Гайсә аларга: – Яктылык әлегә сезнең янда, әмма аның вакыты кыска инде. Караңгылык басканчы, яктыда йөреп калыгыз, чөнки караңгыда йөрүче кая барганын белми. |
|
| 36 |
|
| Яктылык сезнең янда булганда, аңа ышаныгыз, шул чагында яктылык балалары булырсыз, – диде. Шушы сүзләрдән соң Гайсә алар яныннан китеп барды һәм башкача күренмәде. |
|
| 37 |
|
| Гайсә халык алдында күпме могҗизалы гамәлләр күрсәтсә дә, алар Аңа ышанмады. |
|
| 38 |
|
| Шул рәвешле, Ишагыйя пәйгамбәрнең: «Йа Раббым! Без алып килгән хәбәргә кем ышанды?! Раббы кулының көче кемгә ачылды?!» – дип әйткән сүзләре тормышка ашты. |
|
| 39 |
|
| Алар ышанмады, чөнки Ишагыйя әйткәнчә: |
|
| 40 |
|
| «Аллаһы аларның күзләрен – күрмәс, йөрәкләрен туң итте; югыйсә алар күзләре белән күрерләр, йөрәкләре белән аңларлар, Миңа таба борылырлар, һәм Мин аларны савыктырыр идем». |
|
| 41 |
|
| Ишагыйя бу сүзләрне Гайсәнең шөһрәтен алдан күреп әйткән; шулай дип ул Аның турында сөйләгән. |
|
| 42 |
|
| Алай да, халык башлыкларының күбесе Гайсәгә ышана, тик фарисейлар гыйбадәтханәдән куар дип курыкканга, моны сиздерми иде – |
|
| 43 |
|
| алар өчен кешеләрнең данлавы Аллаһы данлавыннан кадерлерәк иде. |
|
| 44 |
|
| Гайсә көчле тавыш белән: – Миңа ышанган кеше Минем Үземә түгел, Мине җибәргән Затка ышана, – диде. |
|
| 45 |
|
| – Мине күрүче кеше Мине җибәргән Затны күрә. |
|
| 46 |
|
| Миңа ышанучылар караңгылыкта калмасын дип, Мин дөньяга яктылык булып килдем. |
|
| 47 |
|
| Кем дә булса сүзләремне ишетеп тә үтәми икән, аны хөкем итмим, чөнки Мин дөньяны хөкем итү өчен түгел, коткару өчен килдем. |
|
| 48 |
|
| Мине кире кагып, сүзләремне кабул итмәгән кешенең үз хөкемчесе бар – соңгы Көндә аны Мин әйткән сүз хөкем итәчәк. |
|
| 49 |
|
| Чөнки Мин Үзлегемнән сөйләмәдем, нәрсә сөйләргә, нәрсә әйтергә кирәклеген Мине җибәргән Атам әмер итте. |
|
| 50 |
|
| Мин беләм: Аның әмере мәңгелек тормышка алып бара. Шуңа күрә, нәрсә сөйләсәм дә, һәр сүзне Атам кушканча сөйлим. |
|
|
|
|