|
| 1 |
|
| Шуннан соң Гайсә Гәлиләя күленең аръягына китте (ул Тибериас күле дип тә атала). |
|
| 2 |
|
| Гайсәнең авыруларга кылган гаҗәеп эшләрен күреп, Аның артыннан бик күп халык ияргән иде. |
|
| 3 |
|
| Гайсә Үзенең шәкертләре белән бергә тау битләвенә килеп утырды. |
|
| 4 |
|
| Яһүдиләрнең Котылу бәйрәме якынлашып килгән көннәр иде бу. |
|
| 5 |
|
| Гайсә, Үзенә таба килүче халыкның күплеген күреп, Филипкә: – Аларны ашатырга икмәкне кайдан сатып алырбыз икән? – диде. |
|
| 6 |
|
| Бу сүзләрне Ул Филипне сынар өчен әйтте, чөнки Үзенең ни кылачагын белә иде. |
|
| 7 |
|
| – Аларның һәрберсенә аз-аз гына бирү өчен дә ике йөз динарлык икмәк җитмәс, – дип җавап бирде Филип. |
|
| 8 |
|
| Шәкертләренең берсе, Шимун-Петернең бертуган кардәше Әндри: |
|
| 9 |
|
| – Монда бер малайның биш арпа икмәге белән ике балыгы бар, әмма моның кадәр халык өчен нәрсә инде ул? – диде. |
|
| 10 |
|
| – Халыкка утырырга кушыгыз, – дип әйтте Гайсә. Ул урында куе булып чирәм үскән иде – бар халык шунда утырды. Алар арасында ир-атлар гына биш меңгә якын иде. |
|
| 11 |
|
| Гайсә икмәкне алды да, шөкрана кылып, халыкка өләште, шулай ук балыкны да таратты – һәркем теләгәнчә алды. |
|
| 12 |
|
| Кешеләр ашап туйгач, шәкертләренә Гайсә: – Калган сыныкларны җыеп алыгыз, бернәрсә әрәм булмасын, – диде. |
|
| 13 |
|
| Ашап тукланганнан соң да әле биш арпа икмәгеннән калган сыныклар белән унике кәрзин тулды. |
|
| 14 |
|
| Гайсә кылган могҗизалы гамәлне күреп, кешеләр: – Дөньяга килергә тиеш булган Пәйгамбәр чынлап та шушыдыр, – диештеләр. |
|
| 15 |
|
| Гайсә исә, халыкның ирексезләп Аны патша итәргә теләвен белеп, ялгызы гына тагын тауга менеп китте. |
|
| 16 |
|
| Кич җиткәч, Гайсәнең шәкертләре күл буена төштеләр дә |
|
| 17 |
|
| көймәгә утырып күл аръягындагы Кәпәрнаумга таба йөзеп киттеләр. Караңгы төште, ә Гайсә һаман күренмәде. |
|
| 18 |
|
| Көчле җил кузгалып, күл өсте дулкынлана башлады. |
|
| 19 |
|
| Шәкертләр инде биш-алты чакрым ара үткән иде, шунда алар су өстеннән көймәгә таба атлап килгән Гайсәне күреп курка калдылар. |
|
| 20 |
|
| – Мин бу, курыкмагыз! – диде Гайсә аларга. |
|
| 21 |
|
| Алар Гайсәне көймәгә алырга теләделәр, әмма көймә алар бара торган яр буена килеп җиткән иде инде. |
|
| 22 |
|
| Күлнең аръягында калган халык яр буендагы ялгыз көймәгә бары тик шәкертләрнең утырып китүен, ә Гайсәнең көймәгә утырмавын икенче көнне генә исенә төшерде. |
|
| 23 |
|
| Хаким Гайсә шөкрана кылып кешеләргә икмәк ашаткан урынга Тибериас шәһәреннән дә көймәләр килеп туктады. |
|
| 24 |
|
| Гайсәнең дә, шәкертләренең дә анда юклыгын күргәч, халык, көймәләргә утырып, Кәпәрнаумга Гайсәне эзләргә китте. |
|
| 25 |
|
| Аны күлнең аръягында эзләп тапкач: – Остаз! Син монда кайчан килдең? – дип сорады. |
|
| 26 |
|
| Гайсә аларга: – Хак сүз әйтәм: сез Мине могҗизалы гамәлләремне күргәнгә түгел, ә бәлки туйганчы икмәк ашаганга эзлисез. |
|
| 27 |
|
| Фани ризыкны түгел, мәңгелек тормыш бирә торган ризыкны кайгыртыгыз. Аны сезгә Адәм Углы бирәчәк, чөнки Атабыз Аллаһы Үзенең хуплау тамгасын Аңа салды, – диде. |
|
| 28 |
|
| – Аллаһы хуш күрердәй гамәлләр башкарыр өчен без нишлик соң? – дип сорады халык Гайсәдән. |
|
| 29 |
|
| – Ул Кемне җибәргән булса, Шуңа ышаныгыз. Аллаһының эше – менә шул, – дип җавап бирде Гайсә. |
|
| 30 |
|
| – Без Сиңа ышансын өчен нинди галәмәт күрсәтерсең? Нәрсә кылырсың? – диде алар. – |
|
| 31 |
|
| Язмада «Ул аларга ашар өчен күктән икмәк бирде» дип әйтелгәнчә, безнең ата-бабаларыбыз чүлдә манна ашаган. |
|
| 32 |
|
| – Хак сүз әйтәм сезгә: икмәкне күктән Муса бирмәде, чын икмәкне сезгә күктән Атам бирә, – дип җавап кайтарды Гайсә. – |
|
| 33 |
|
| Аллаһы икмәге – күктән иңеп дөньяга тормыш Бирүчедер. |
|
| 34 |
|
| – Әфәнде, безгә һәрвакыт шундый икмәк биреп торчы, – диде халык. |
|
| 35 |
|
| Гайсә исә болай дип әйтте: – Мин – тормыш икмәге. Яныма килүче һичкайчан ачыкмас, Миңа инанучы һичкайчан сусамас. |
|
| 36 |
|
| Ләкин, әйткәнемчә, кылган гамәлләремне күрсәгез дә, Миңа барыбер ышанмыйсыз. |
|
| 37 |
|
| Атам Миңа биргән һәркем Миңа килер, ә Мин яныма килүчеләрнең берсен дә куып җибәрмәм, |
|
| 38 |
|
| чөнки Мин Үз ихтыярымны түгел, бәлки Мине җибәргән Атам ихтыярын башкару өчен күктән иңдем. |
|
| 39 |
|
| Мине җибәргән Атамның ихтыяры исә шул: Ул Миңа биргән кешеләрнең берсен дә югалтмыйча, соңгы Көндә аларны үледән терелтергә тиешмен. |
|
| 40 |
|
| Мине җибәргән Атам Аның Углын күрүче һәм Углына иман китерүче һәркемнең мәңгелек тормышка ия булуын тели – шундыйларны Мин соңгы Көндә үледән терелтәчәкмен. |
|
| 41 |
|
| Гайсәнең «Мин – күктән төшкән икмәк» дигән сүзләре яһүдиләр арасында ризасызлык тудырды. |
|
| 42 |
|
| Алар үзара болай диештеләр: – Йосыф углы Гайсә түгелме соң бу? Без Аның атасын да, анасын да беләбез. Ничек инде Ул «Мин күктән иңдем» дип әйтә ала? |
|
| 43 |
|
| – Сукранмагыз, – диде Гайсә. – |
|
| 44 |
|
| Мине җибәргән Атам алып килмәсә, Минем янга беркем килә алмый; яныма килгән кешене Мин азаккы көндә терелтәчәкмен. |
|
| 45 |
|
| Бер пәйгамбәрнең язмасында «аларның һәммәсен Аллаһы өйрәтәчәк» дип әйтелгән. Атамны тыңлаган һәм Аңардан өйрәнгән һәркем Минем янга килә. |
|
| 46 |
|
| Бу әле кем дә булса Атамны күргән дигән сүз түгел; Аны Аллаһыдан килгән Зат кына күргән. |
|
| 47 |
|
| Хак сүз әйтәм сезгә: Миңа иман китергән кеше мәңгелек тормышка ия. |
|
| 48 |
|
| Мин – тормыш икмәге. |
|
| 49 |
|
| Сезнең ата-бабаларыгыз чүлдә манна ашасалар да, ахырда барыбер үлгәннәр. |
|
| 50 |
|
| Ә менә күктән иңгән икмәк шундый ки, аны ашаган кеше үлмәячәк. |
|
| 51 |
|
| Мин – күктән иңгән тере икмәк: аны ашаучы мәңге яшәячәк. Мин бирәчәк икмәк – ул Минем тәнемдер. Мин аны дөнья яшәсен өчен бирәм. |
|
| 52 |
|
| Шул сүзләрдән соң яһүдиләр арасында каты бәхәс купты: – Бу Кеше безгә ризык итеп ничек Үз тәнен бирә алыр икән? – диеште алар. |
|
| 53 |
|
| Гайсә исә болай дип әйтте: – Хак сүз әйтәм сезгә: Адәм Углының тәнен ашамасагыз һәм Аның канын эчмәсәгез, сездә тормыш булмаячак. |
|
| 54 |
|
| Минем тәнемне ашаган һәм канымны эчкән кеше исә мәңгелек тормышка ия булачак – Мин аны соңгы Көндә терелтәчәкмен. |
|
| 55 |
|
| Минем тәнем – чын ризык, каным – чын эчемлек. |
|
| 56 |
|
| Тәнемне ашаган һәм канымны эчкән кеше – Миндә, Мин исә аңарда яшим. |
|
| 57 |
|
| Мине мәңге тере Атам җибәрде, һәм Атам яшәгәнгә Мин яшәгән кебек, Минем тәнемне ашаучы да шулай ук Мин яшәгәнгә яшәячәк. |
|
| 58 |
|
| Күктән иңгән икмәк менә шулдыр. Ул – сезнең ата-бабаларыгыз ашаган икмәк кебек түгел. Алар үлгән, ә бу икмәкне ашаучы мәңге яшәячәк. |
|
| 59 |
|
| Гайсә боларны Кәпәрнаум шәһәрендәге гыйбадәтханәдә халыкны өйрәткән вакытта сөйләде. |
|
| 60 |
|
| Шәкертләрнең күбесе Аның сөйләгәннәрен ишетеп: – Нинди сәер тәгълимат! Моны тыңлау мөмкин түгел! – диештеләр. |
|
| 61 |
|
| Аның сөйләгәннәре шәкертләр күңелендә ризасызлык тудырганны белеп, Гайсә: – Минем сүзләрем күңелегезгә тияме? |
|
| 62 |
|
| Әгәр сез Адәм Углының әүвәлге урынына күтәрелүен күрсәгез, ни әйтерсез? |
|
| 63 |
|
| Бары тик Рух кына тормыш бирә, кеше кулыннан килми бу. Сезгә сөйләгән сүзләрем тормыш бирүче Рухтан. |
|
| 64 |
|
| Әмма сезнең арада ышанмаучылар да бар, – диде. Кемнең Аңа ышанмавын һәм кемнең хыянәт итәсен Гайсә баштан ук белә иде. |
|
| 65 |
|
| Сүзен дәвам итеп, Ул: – Менә шуның өчен дә Мин сезгә «Атам җибәрмәсә, Минем янга беркем килә алмый» дип әйттем, – диде. |
|
| 66 |
|
| Шул вакыттан шәкертләрнең күбесе Гайсәдән аерылып китте, башкача Аның белән бергә йөрмәде. |
|
| 67 |
|
| – Бәлки, сез дә китәргә телисездер? – дип сорады Гайсә унике шәкертеннән. |
|
| 68 |
|
| Шимун-Петер Аңа болай җавап бирде: – Хакимем, кем янына барыйк без? Син генә мәңгелек тормыш сүзләре сөйлисең. |
|
| 69 |
|
| Без Сиңа ышанабыз, Сине Аллаһының Изге Заты дип таныйбыз. |
|
| 70 |
|
| – Сезнең уникегезне дә Мин Үзем сайлап алдым түгелме? Тик шулай да арагызда берәү – иблис, – диде Гайсә. |
|
| 71 |
|
| Бу сүзләрне Ул унике шәкертнең берсе – соңрак Аңа хыянәт итәчәк Шимун Искариотның углы Яһүдә турында әйтте. |
|
|
|
|