|
| 1 |
|
| Шуннан соң Паул Дербигә, ә аннары Лустрага килде. Анда Тимутәй исемле шәкерт яши иде. Аның анасы – Гайсәгә иман итүче яһүди, ә атасы грек иде. |
|
| 2 |
|
| Лустрадагы һәм Икүниундагы имандашлар Тимутәй турында яхшы фикердә иделәр. |
|
| 3 |
|
| Паул аның үзе белән юлга чыгуын теләде, шуңа күрә аны сөннәткә утыртты. Бу эшне ул шунда яшәүче яһүдиләр хакына эшләде, чөнки барысы да Тимутәйнең атасы грек икәнне белә иде. |
|
| 4 |
|
| Шәһәрләр аша үткәндә алар, Иерусалимдәге рәсүлләр һәм өлкәннәр тарафыннан чыгарылган карарларны имандашларга тапшырып, шуларны үтәргә үгетләделәр. |
|
| 5 |
|
| Бердәмлекләр иманда ныгыды һәм иман итүчеләрнең саны көннән-көн арта барды. |
|
| 6 |
|
| Изге Рух Паулга һәм аның юлдашларына Асия өлкәсендә Аллаһы сүзен җиткерергә рөхсәт итмәгәнгә, алар Фрүгия һәм Гәләтия аша китәргә мәҗбүр булдылар. |
|
| 7 |
|
| Мусия чигенә җиткәч, алар Битуния төбәгенә барырга булдылар, әмма Гайсәнең Рухы аларны анда җибәрмәде, |
|
| 8 |
|
| һәм алар, Мусия аша узып, Троас шәһәренә килделәр. |
|
| 9 |
|
| Төнлә Паулга илаһи күренеш иңде: македунияле берәү «Македуниягә килеп безгә ярдәм ит» дип ялварып аның каршында басып тора иде. |
|
| 10 |
|
| Шушы күренештән соң, Яхшы хәбәрне сөйләргә Аллаһы безне шунда чакыра дигән нәтиҗәгә килеп, шундук Македуниягә китәргә булдык. |
|
| 11 |
|
| Троастан су юлы белән китеп, без туп-туры Самутрәки утравына, ә икенче көнне Неаполис шәһәренә килеп җиттек. |
|
| 12 |
|
| Аннары Македуниянең шул өлешендәге төп калага – Рим хакимлегендәге Филиппуй шәһәренә юл тоттык. Берничә көнгә без шул шәһәрдә тукталдык. |
|
| 13 |
|
| Шимбә көнне шәһәрдән чыгып елга буена киттек, чөнки дога кылу урыны шундадыр дип уйладык. Анда хатын-кызлар җыелган иде, без алар белән сөйләшеп утырдык. |
|
| 14 |
|
| Алар арасында Түәтәйрә шәһәрендә куе кызыл төстәге кыйммәтле тукымалар сатучы, Аллаһыны олылаучы Лудия исемле хатын бар иде. Паул сөйләгән сүзләрне аңлар өчен, Хуҗа-Хаким аның йөрәген ачты. |
|
| 15 |
|
| Лудия үзе һәм аның гаиләсе суга чуму йоласын үтәгәннән соң, ул: – Мине Хуҗа-Хакимгә иман итүче дип санасагыз, өемә кереп кунак булыгыз, – дип кыстый торгач, ниһаять безне күндерде. |
|
| 16 |
|
| Бер көнне дога кылу урынына барганда, күрәзәчелек рухына ия булган бер хезмәтче кыз очрады. Күрәзәлек итеп үзенең хуҗаларына ул зур табыш китерә икән. |
|
| 17 |
|
| Әлеге кыз: – Бу кешеләр – Аллаһы Тәгалә хезмәтчеләре, алар сезгә котылу юлын күрсәтә, – дип кычкырып, Паул белән безнең арттан ияреп барды. |
|
| 18 |
|
| Берничә көн рәттән шул хәл кабатлангач, Паулның түземлеге бетте, һәм ул, борылып, рухка: – Гайсә Мәсих исеменнән боерам сиңа: кыздан чыгып кит! – диде. Һәм рух шундук чыкты. |
|
| 19 |
|
| Кызның хуҗалары, табыш чыганагы юкка чыкканны аңлагач, Паул белән Силасны тотып алдылар да мәйданга өстерәп алып киттеләр. |
|
| 20 |
|
| Аларны шәһәр идарәчеләре каршына бастырып: – Бу кешеләр – яһүдиләр. Алар безгә, римлыларга, кабул итәргә дә, башкарырга да ярамаган йолаларны вәгазьләп, шәһәрдә тынычсызлык тудыра, – диделәр. |
|
| 21 |
|
|
|
| 22 |
|
| Халык та Паул белән Силаска каршы чыккан кешеләргә кушылды. Шәһәр идарәчеләре рәсүлләрнең киемнәрен йолкып төшерергә һәм аларны таяк белән кыйнарга боерды. |
|
| 23 |
|
| Нык кына кыйнаганнан соң, аларны зинданга ташлап, каравылчыга яхшылап сакларга әмер бирделәр. |
|
| 24 |
|
| Шундый әмер алгач, каравылчы, аларны зинданның эчке бүлмәсенә илтеп, аякларына агач богаулар салды. |
|
| 25 |
|
| Төн урталарында Паул белән Силас дога кылдылар, Аллаһыны мактап мәдхияләр җырладылар, башка тоткыннар аларны тыңлап утырды. |
|
| 26 |
|
| Кинәт бик нык итеп җир тетрәде, хәтта зинданның нигезе селкенеп куйды. Шундук барча ишекләр ачылып китте, һәркайсының богаулары ишелеп төште. |
|
| 27 |
|
| Зиндан каравылчысы йокысыннан уянды да, ишекләрнең ачык булуын күреп, тоткыннар качкандыр, дип уйлады һәм кылычын чыгарып үзен үтерергә теләде. |
|
| 28 |
|
| Әмма Паул: – Харап итмә үзеңне! Без барыбыз да монда! – дип кычкырды. |
|
| 29 |
|
| Каравылчы ут сорап алды да бүлмәгә йөгереп керде һәм дер калтырап Паул белән Силас каршына килеп егылды. |
|
| 30 |
|
| Шуннан аларны тышкы якка алып чыкты. – Әфәнделәрем! Котылу өчен миңа нәрсә эшләргә кирәк? – дип сорады каравылчы алардан. |
|
| 31 |
|
| Тегеләр аңа: – Хаким Гайсәгә иман китер. Шулай эшләсәң, үзең дә котылырсың, бөтен өең дә котылыр, – дип җавап бирде. |
|
| 32 |
|
| Соңыннан Паул белән Силас каравылчының үзенә һәм дә аның гаиләсенә Раббы сүзен сөйләп бирделәр. |
|
| 33 |
|
| Шул ук сәгатьтә, төнлә, каравылчы аларның җәрәхәтләрен юды, аннары гаилә әгъзалары белән бергә суга чуму йоласын үтәде. |
|
| 34 |
|
| Шуннан каравылчы, Паул белән Силасны үзенең өенә алып кайтып, табын әзерләде. Аллаһыга иман китерүенә ул бөтен гаиләсе белән куанды. |
|
| 35 |
|
| Яңа көн тууга шәһәр идарәчеләре, теге кешеләрне азат итегез, дигән боерык белән хезмәтчеләрне зинданга җибәрде. |
|
| 36 |
|
| Зиндан каравылчысы шул хәбәрне Паулга җиткерде. – Шәһәр идарәчеләре сезне азат итәргә боера! Барыгыз, исән-имин йөрегез! – диде ул. |
|
| 37 |
|
| Әмма Паул: – Безне, Рим гражданнарын, халык алдында хөкемсез-нисез кыйнадылар, зинданга яптылар, ә хәзер яшерен рәвештә чыгарырга телиләрме? Юк! Килсеннәр дә безне үзләре чыгарсыннар, – диде. |
|
| 38 |
|
| Хезмәтчеләр бу сүзләрне шәһәр идарәчеләренә җиткерделәр, ә идарәчеләр, аларның Рим гражданнары икәнен ишеткәч, куркып калдылар. |
|
| 39 |
|
| Яннарына килеп гафу үтенгәннән һәм аларны иреккә чыгарганнан соң, шәһәрдән китүләрен сорадылар. |
|
| 40 |
|
| Паул һәм Силас исә, зинданнан чыккач, Лудиянең йортына килделәр. Анда имандашларын очраттылар һәм, аларга үгет-нәсыйхәт биргәннән соң, юлга чыктылар. |
|
|
|
|