|
| 1 |
|
| Амфиполис һәм Апуллуния шәһәрләре аша үтеп, рәсүлләр Тессалуникә шәһәренә килделәр. Анда яһүдиләр гыйбадәтханәсе бар иде. |
|
| 2 |
|
| Паул, гадәттәгечә, гыйбадәтханәгә барды һәм өч шимбә рәттән Язмада әйтелгәннәр турында яһүдиләр белән әңгәмә корып утырды. |
|
| 3 |
|
| Аларга Мәсихнең газап чигәргә һәм үледән терелергә тиеш булганлыгын аңлатты һәм исбат итте. – Мин сезгә вәгазьләгән Гайсә – әнә шул Мәсих, – диде Паул. |
|
| 4 |
|
| Яһүдиләрнең кайберләре, шулай ук Аллаһыны олылаучы бик күп греклар һәм байтак кына күренекле хатын-кызлар, иманга килеп, Паул белән Силаска кушылдылар. |
|
| 5 |
|
| Әмма яһүди башлыкларының шушы хәлне күреп көнчелеге кузгалы, һәм алар, мәйдандагы юньсез кешеләрне җыеп, шәһәрдә чуалыш чыгардылар. Паул белән Силасны халык алдына чыгарып бастырмакчы булып, аларны Ясунның өенә кереп эзләделәр. |
|
| 6 |
|
| Рәсүлләрне тапмагач, Ясунны һәм иман тотучыларның кайберләрен шәһәр идарәчеләре янына сөйрәп китерделәр. – Бөтен җирдә чуалыш чыгарып йөрүчеләр монда да килгәннәр, – дип кычкырды алар. – |
|
| 7 |
|
| Ясун ул адәмнәрне үз йортында кабул итте. Алар барысы да, кайсарның әмерләренә каршы чыгып, Гайсә исемле башка бер патша бар, диләр. |
|
| 8 |
|
| Бу сүзләр халыкны һәм шәһәр идарәчеләрен борчуга салды. |
|
| 9 |
|
| Ясунны һәм башкаларны, иреккә чыгу өчен билгеләнгән күләмдә рәһен акчасын түләттергәч, кайтарып җибәрделәр. |
|
| 10 |
|
| Имандашлары шул төндә үк Паул белән Силасны Беруя шәһәренә озаттылар. Беруягә килеп җиткәч, Паул белән Силас яһүдиләр гыйбадәтханәсенә киттеләр. |
|
| 11 |
|
| Мондагы кешеләр Тессалуникә халкына караганда киңрәк карашлы иделәр: ишеткән хәбәрне алар бик теләп кабул иттеләр һәм, Паул сүзләренең дөреслеген тикшерү өчен, көннәр буе Язманы өйрәнделәр. |
|
| 12 |
|
| Күп кенә яһүдиләр иманга килде, шулай ук мөхтәрәм грек хатыннары һәм ирләре арасында да иман китерүчеләр байтак булды. |
|
| 13 |
|
| Әмма Паулның Беруядә дә Аллаһы сүзен вәгазьләве турында белеп алгач, Тессалуникәдә яшәүче яһүдиләр шунда килделәр һәм, коткы салып, халыкның ачуын чыгардылар. |
|
| 14 |
|
| Имандашлары, озакка сузмыйча, Паулны диңгез буена җибәрделәр, ә Силас белән Тимутәй Беруядә калды. |
|
| 15 |
|
| Паулны озата баручылар аның белән Афинага кадәр килделәр дә кире кайтып киттеләр. Силас белән Тимутәйгә тиз арада килеп җитәргә боерып, Паул озата килүчеләр артыннан хәбәр җибәрде. |
|
| 16 |
|
| Силас белән Тимутәйне көткәндә, бу шәһәрдә потларның күп булуын күреп, Паулның күңеле әрнеде. |
|
| 17 |
|
| Ул гыйбадәтханәдә яһүдиләр һәм Аллаһыны олылаучы башка кешеләр белән әңгәмә корып утырды, шулай ук һәр көн базар мәйданында үтеп-сүтеп йөрүчеләр белән сөйләште. |
|
| 18 |
|
| Шулай бер көнне кайбер фәлсәфәчеләр – эпикурчылар һәм стоиклар – Паул белән бәхәскә керделәр. Ул аларга Гайсә һәм үледән терелү турындагы Яхшы хәбәрне җиткергәч, фәлсәфәчеләрнең кайберләре: – Бу тел бистәсе нәрсә әйтергә тели? – дисә, икенчеләре: – Чит илаһлар турында вәгазь сөйли, ахры, – диде. |
|
| 19 |
|
| Алар Паулны үзләре белән Арейпәг киңәшмәсенә алып килеп: – Син вәгазьли торган яңа тәгълимат турында күбрәк белергә телибез. |
|
| 20 |
|
| Безгә сөйләгән сәер сүзләреңнең мәгънәсенә төшендер, – диделәр. |
|
| 21 |
|
| Нинди дә булса яңа фикер турында сөйләү яки тыңлау афиналыларның һәм анда яшәүче чит ил кешеләренең иң яраткан шөгыле иде. |
|
| 22 |
|
| Паул Арейпәг киңәшмәсе алдына чыгып басты. – Афиналылар! Сез, күрәсең, кайсы яктан карасаң да бик диндар халык, – диде ул. – |
|
| 23 |
|
| Сезнең изге урыннарны игътибар белән карап йөргәндә мин «Билгесез илаһка» дип язылган мәзбәх күрдем. Мин сезгә үзегез табына торган әнә шул билгесез Аллаһы турында вәгазь сөйләмәкчемен. |
|
| 24 |
|
| Дөньяны һәм андагы һәммә нәрсәне бар иткән Аллаһы, күкнең һәм җирнең Хакиме, кеше кулы төзегән гыйбадәтханәләрдә яшәми |
|
| 25 |
|
| һәм кешеләрнең Аңа хезмәт күрсәтүенә мохтаҗ түгел. Ул Үзе һәркемгә тормыш, сулыш һәм бар нәрсәне бирә. |
|
| 26 |
|
| Бер кешедән барлык халыкларны яратып, Ул аларга бөтен җир йөзенә таралып яшәргә мөмкинлек бирде, аларның яшәү вакытын һәм гомер итәсе җирләренең чикләрен алдан билгеләп куйды. |
|
| 27 |
|
| Ул моны кешеләр Аллаһыны эзләсеннәр һәм, Аны тоемлап, Аңа юл тапмаслармы икән дип эшләде; ә бит Ул безнең беребездән дә ерак түгел. |
|
| 28 |
|
| Сезнең кайбер шагыйрьләрегез «без дә Аның нәселеннән» дип әйткән сыман, «без Аның ярдәме белән яшибез, хәрәкәт итәбез, көн күрәбез». |
|
| 29 |
|
| Әгәр без Аллаһы нәселеннән икән, Аллаһы – осталар кулы һәм хыялы белән иҗат ителгән, алтын, көмеш яки таш сынга охшаган, дип уйларга тиеш түгелбез. |
|
| 30 |
|
| Шул рәвешле, хакыйкатьне белмичә яшәгән заманнарны Аллаһы гаеп итмәсә дә, хәзер Ул бөтен җирдәге бар кешегә тәүбәгә килергә боера. |
|
| 31 |
|
| Галәм өчен гадел хөкем көнен Аллаһы билгеләде инде, хөкемне Ул Үзе билгеләгән Зат аша башкарыр. Шул Затны үледән терелтеп, Аллаһы моны һәркемгә исбат итте. |
|
| 32 |
|
| Үлеләрнең терелүе хакында ишеткәч, кайберәүләр көлделәр, ә икенчеләре: – Бу хакта сине башка бер вакытта тыңларбыз, – диде. |
|
| 33 |
|
| Шуннан соң Паул алар яныннан китте. |
|
| 34 |
|
| Кайбер кешеләр, аңа ияреп, иманга килде. Алар арасында Арейпәг әгъзасы Диунуси, Дамар атлы бер хатын һәм башкалар да бар иде. |
|
|
|
|