|
| 1 |
|
| Биш көн узуга, олуг рухани Һанани белән кайбер өлкәннәр һәм Тертул исемле Канун белгече, Паулны нәрсәдә гаепләүләрен белдерер өчен, Кайсариягә килеп җиттеләр. |
|
| 2 |
|
| Паулны чакыртып китергәч, Тертул үзенең гаепләү сүзен башлады: – Мөхтәрәм Филикес! Синең җитәкчелектә тыныч яшәвебезне һәм син кайгыртканга күрә халыкның хәле яхшы якка үзгәргәнне |
|
| 3 |
|
| һәрвакыт һәм һәр җирдә күп рәхмәтләр белән таныйбыз, – диде ул. – |
|
| 4 |
|
| Игътибарыңны озакка алмас өчен, әйтергә теләгән берничә сүзебезне ачык күңел белән тыңлавыңны үтенәм. |
|
| 5 |
|
| Бу кеше яман чир сыман. Ул – бөтен дөньяда яшәүче яһүдиләр арасында чуалыш кузгатучы һәм насаралылар төркеменең башлыгы. |
|
| 6 |
|
| Ул хәтта Аллаһы йортын нәҗесләргә тырышты. Без аны кулга алдык [һәм үз Кануныбыз буенча хөкем итәргә теләдек. |
|
| 7 |
|
| Әмма гаскәриләр башлыгы Луси, аны безнең кулдан көч белән тартып алып, |
|
| 8 |
|
| аны гаепләүчеләргә синең янга килергә кушты.] Аңардан сорау алганнан соң, без аны нәрсәдә гаепләгәнне үзең дә белерсең, – диде Тертул. |
|
| 9 |
|
| Аның белән килгән яһүдиләр, әйтелгәннәрнең дөреслеген раслап, гаепләүгә кушылдылар. |
|
| 10 |
|
| Идарәче, сөйләргә мөмкин дип, Паулга ишарә ясады. – Күп еллар дәвамында бу халыкның хөкемчесе булуыңны белгәнгә күрә, синең алда үземне яклый алуыма мин шатмын, – дип сүзен башлады Паул. – |
|
| 11 |
|
| Аллаһыга табыну өчен Иерусалимгә килүемә унике көннән артмады әле – моны син тикшерә аласың. |
|
| 12 |
|
| Аллаһы йортында, гыйбадәтханәләрдә яисә шәһәрдә кем беләндер бәхәсләшүемне яки халык арасында фетнә оештыруымны алар күрдем дип әйтә алмый, |
|
| 13 |
|
| хәзер миңа ташлаган гаепләрен дә исбат итә алмый. |
|
| 14 |
|
| Әмма синең алда шуны таныйм: алар ялган дип атаган «Юл»ның тарафдары буларак, мин ата-бабаларым Алласына хезмәт итәм, Муса канунында һәм пәйгамбәрләр тарафыннан язылганнарның барысына ышанам. |
|
| 15 |
|
| Тәкъва кешеләр дә, тәкъва булмаганнар да үледән тереләчәк дип, мондагы адәмнәр кебек үк мин дә Аллаһыга өмет баглыйм. |
|
| 16 |
|
| Шуңа күрә мин һәрвакыт Аллаһы алдында һәм кешеләр каршында саф вөҗдан белән яшәргә тырышам. |
|
| 17 |
|
| Күп еллар үткәннән соң, халкыма хәер бирү һәм корбан китерү өчен Иерусалимгә кайттым. |
|
| 18 |
|
| Бу адәмнәр миңа Аллаһы йортында пакьләнү йоласын үтәгән вакытымда тап булдылар. Яныма халык та җыелмаган, бернинди шау-шу да юк иде. |
|
| 19 |
|
| Анда Асия өлкәсеннән берничә яһүди бар иде. Мине гаепләрдәй сәбәпләре булса, каршыңа килеп менә алар миңа дәгъваларын белдерсен. |
|
| 20 |
|
| Йә булмаса, Югары киңәшмә алдында торган вакытымда миндә нинди явызлык табулары турында мондагы кешеләр хәзер үзләре әйтеп бирсен. |
|
| 21 |
|
| Бәлки, мине Югары киңәшмә җыелышында: «Үлеләрнең тереләчәгенә ышанган өчен хөкем ителәм!» – дип кычкырганга күрә гаеплиләрдер? – диде Паул. |
|
| 22 |
|
| «Юл» хакында яхшы белгән Филикес: – Бу эшкә карата карарымны гаскәриләр башлыгы Луси килгәч чыгарырмын, – дип тикшерүне кичектерде, |
|
| 23 |
|
| йөзбашына исә Паулны сак астында тотарга, әмма аңа хезмәт итәргә теләгән дусларына каршылык күрсәтмәскә әмер бирде. |
|
| 24 |
|
| Берничә көннән соң Филикес үзенең хатыны – яһүди Друсилла белән килде дә, Паулны чакыртып алып, аның Гайсә Мәсихкә иман итүе хакында сөйләвен тыңлады. |
|
| 25 |
|
| Әмма Паул тәкъвалык, нәфесне тыя белү һәм булачак хөкем турында сөйләгән чакта, Филикес куркуга төште. – Хәзергә җитеп торыр, вакытым булганда чакыртырмын, – диде ул. |
|
| 26 |
|
| Филикес шуннан соң да, Паулдан ришвәт алырга өметләнеп, аны еш кына үз янына чакырта һәм аның белән әңгәмәләр корып утыра торган булды. |
|
| 27 |
|
| Ике ел вакыт узды, Филикес урынына Порки-Фисте килде. Филикес исә, яһүдиләргә ярарга теләп, Паулны тоткынлыкта калдырган иде. |
|
|
|
|