|
| 1 |
|
| Имандашлар! Мин чын күңелдән Исраил халкының котылуын телим һәм бу хакта Аллаһыга дога кылам. |
|
| 2 |
|
| Мин шаһитмын: алар ихлас күңелдән Аллаһы ихтыярын үтәргә телиләр, ләкин аларның теләге дөрес аңлауга нигезләнмәгән. |
|
| 3 |
|
| Аллаһының кешеләрне ни рәвешле аклавын аңламаганга, алар, үзләре уйлаганча акланырга тырышып, Аның хаклык юлына буйсынмыйлар. |
|
| 4 |
|
| Мәсих Канунга чик куйды, шунлыктан иманы булган һәр кеше хәзер Аллаһы тарафыннан акланган санала. |
|
| 5 |
|
| Канун кушканны үтәп Аллаһы күңеленә хуш булу турында Муса болай дип язган: «Канун таләпләрен үтәгән кеше шул таләпләр ярдәмендә яшәячәк». |
|
| 6 |
|
| Ә иман аша аклану турында болай диелгән: «Үзеңнән „күккә кем күтәрелер?“ дип сорама (ягъни Мәсихне алып төшәр өчен), |
|
| 7 |
|
| „упкынга кем төшәр?“ дип тә сорама (ягъни Мәсихне үлеләр дөньясыннан алып чыгар өчен)». |
|
| 8 |
|
| Язмада ничек әйтелгән соң? «Аллаһы сүзе синең яныңда – телеңдә һәм күңелеңдә» диелгән. Бу – без игълан итә торган иман турындагы сүз. |
|
| 9 |
|
| Гайсәне Хаким дип танысаң һәм Аллаһының Аны үледән терелтүенә йөрәгең белән инансаң – котылачаксың. |
|
| 10 |
|
| Чын күңелдән иман итү – аклануга, ә иман итүеңне телең белән тану котылуга китерә. |
|
| 11 |
|
| Язмада «Аңа ышанган кеше оятка калмас» дип әйтелгән. |
|
| 12 |
|
| Монда яһүдиләр белән башка халыклар арасында аерма юк, чөнки барыбызның да Раббысы – бер үк, Аңа ялварып мөрәҗәгать итүчеләрнең һәммәсе өчен дә Ул юмарт. |
|
| 13 |
|
| Язмада әйтелгәнчә, «Раббы исемен телгә алып, Аңа мөрәҗәгать иткән һәркем котылачак». |
|
| 14 |
|
| Әмма Аңа ышанмаучылар ничек Аңа мөрәҗәгать итә алырлар икән? Аның хакында ишетмәгән килеш ничек Аңа иман китерә алырлар? Аның турында игълан итүче булмагач, алар ничек ишетә алырлар? |
|
| 15 |
|
| Хәбәр итәргә кемнедер җибәрмәсәләр, ничек итеп әлеге хәбәрне җиткерерләр? Язмада болай дип әйтелгән: «Яхшы хәбәр китерүчеләрнең килүе ничек куанычлы!» |
|
| 16 |
|
| Әмма Яхшы хәбәрне кабул итмәүчеләр дә булды. Ишагыйя болай дигән бит: «Йа Раббым! Без алып килгән хәбәргә кем ышанды?» |
|
| 17 |
|
| Шулай итеп, иман – Яхшы хәбәрне ишетүдән, Мәсих турындагы сүз аша килә. |
|
| 18 |
|
| Әмма мин, Исраил халкы бу хәбәрне әллә ишетмәде микән, дип сорыйм. Ишетте, әлбәттә, чөнки Язмада бит әйтелгән: «Аларның тавышы бөтен җир йөзенә таралды, сүзләре дөнья чигенә барып җитте». |
|
| 19 |
|
| Кабатлап сорыйм: әллә Исраил халкы аңламады микән? Бу турыда, Аллаһы сүзләрен китереп, әле Муса әйткән була: «Халык дип атап булмаган кешеләр аша сезнең көнчелекне уятырмын, томана бер халык аша ачуыгызны кузгатырмын». |
|
| 20 |
|
| Ишагыйя исә Аллаһы сүзләрен тагын да кыюрак итеп әйткән: «Мине эзләмәгәннәр Мине тапты, Минем хакта сорамаганнарга Мин күрендем». |
|
| 21 |
|
| Ә Исраил халкы турында Аллаһы болай ди: «Тыңлаусыз һәм үҗәт халыкка Мин көне буе кулларымны сузып тордым». |
|
|
|
|