|
| 1 |
|
| Һәркем хакимияткә буйсынырга тиеш, чөнки Аллаһы куймаган хакимият юк, идарә итүче һәрбер хакимият Аллаһы тарафыннан билгеләнә. |
|
| 2 |
|
| Хакимияткә каршы чыгучы, димәк, Аллаһы карарына каршы чыга, ә каршы чыгучылар үзләрен хөкемгә дучар итә. |
|
| 3 |
|
| Яхшылык эшләүче өчен җитәкчеләр куркыныч түгел, яманлык кылучы өчен куркыныч. Хакимлек итүчедән курыкмыйча яшәргә теләсәң, яхшылык эшлә, һәм ул сине мактар. |
|
| 4 |
|
| Аллаһы хезмәтчесе булган җитәкче синең мәнфәгатеңне кайгыртыр өчен куелган. Инде яманлык кыласың икән – курык! Ул юкка гына кылыч тагып йөрми: Аллаһы хезмәтчесе буларак, явызлык кылучыларга төшкән Аллаһы ачуын гамәлгә ашыручы ул. |
|
| 5 |
|
| Шулай итеп, җәза алудан куркып кына түгел, вөҗданың саф булсын өчен башлыкларга буйсынырга кирәк. |
|
| 6 |
|
| Менә шуның өчен сез салым түлисез дә инде, чөнки алар үз вазифаларын үтәп Аллаһыга хезмәт итәләр. |
|
| 7 |
|
| Шулай булгач, һәркемгә тиешлесен бирегез: салым түләргә тиеш булганнарына – салым түләгез, имана бирергә тиеш булганнарына – имана бирегез, куркырга тиеш булган кешеләрдән – куркыгыз, хөрмәткә лаеклыларны хөрмәт итегез. |
|
| 8 |
|
| Бер-берегезне яратудан тыш беркемгә бернәрсә белән бурычлы булып калмагыз, чөнки якынын яраткан кеше Канун таләпләрен үтәгән була. |
|
| 9 |
|
| «Зина кылма», «кеше җанын кыйма», «урлашма», «башка берәүнекенә нәфесеңне сузма» дигән һәм барлык башка әмерләр «якыныңны үзеңне яраткан кебек ярат» дигәнне аңлаталар. |
|
| 10 |
|
| Якынын сөйгән кеше аңа зыян китерми, шуңа күрә мәхәббәт ул – Канун таләпләренең үтәлүе. |
|
| 11 |
|
| Әлеге әмерләрнең бөтенесен үтәгез, чөнки нинди заманда яшәвегезне беләсез. Инде безгә йокыдан уяныр сәгать җитеп килә, чөнки без иман китергән вакыт белән чагыштырганда, котылуыбыз хәзер якынрак. |
|
| 12 |
|
| Төн үтеп бара, көн туарга җыена. Инде караңгы эшләребезне читкә куеп, яктылыкны корал итик. |
|
| 13 |
|
| Сыйлану һәм эчкечелек, фәхешлек һәм азгынлык, ызгыш-талаш һәм көнчелекне калдырып, үзебезне көн яктысындагы сыман әдәпле тотыйк. |
|
| 14 |
|
| Тормышыгыз белән Хакимебез Гайсә Мәсих идарә итсен, гөнаһлы табигатегезгә буйсынып яшәүдән туктагыз. |
|
|
|
|