|
| 1 |
|
| Сезне Кеңхерәйдәге иман итүчеләр бердәмлегенең ярдәмчесе, имандаш кыз кардәшебез Фойбә белән таныштырасым килә. |
|
| 2 |
|
| Аны Хакимебез Гайсә хакына изгеләргә лаек булганча кабул итегез һәм тиешле ярдәмне күрсәтегез, чөнки ул байтак кешегә, шул исәптән миңа да булышты. |
|
| 3 |
|
| Минем белән бергә Гайсә Мәсихкә хезмәт итүче Прискиллә һәм Әкүлгә сәлам әйтегез. |
|
| 4 |
|
| Алар, тормышларын куркыныч астына куеп, минем җанымны саклап калдылар; иманга килгән мәҗүсиләрнең барлык бердәмлекләре дә аларга рәхмәт белдерә. |
|
| 5 |
|
| Аларның өендә җыелучы бердәмлеккә дә сәламемне тапшырыгыз. Асия өлкәсендә Мәсихкә беренче булып иман китергән сөекле дустым Эпайнеткә сәламемне җиткерегез. |
|
| 6 |
|
| Сезнең өчен күп тырышлыклар куйган Мәрьямгә сәлам әйтегез. |
|
| 7 |
|
| Минем белән бергә зинданда утырган, рәсүлләр яхшы белгән, миннән алда Мәсихкә иман китергән яһүди кардәшләрем Андроник һәм Юниягә сәламемне ирештерегез. |
|
| 8 |
|
| Хакимебезнең сөеклесенә, дустым Амплиәткә сәлам әйтегез. |
|
| 9 |
|
| Минем белән бергә Мәсихкә хезмәт итүче Урбанга һәм газиз дустым Стахуска сәлам белдерегез. |
|
| 10 |
|
| Мәсихкә тугры булган, сыналган Апеллескә сәлам әйтегез. Аристобул гаиләсенә сәламемне җиткерегез. |
|
| 11 |
|
| Ыругдашым Һирудиунга сәламемне ирештерегез. Нәркис йортындагы иман итүчеләргә сәлам диегез. |
|
| 12 |
|
| Хакимебез өчен бик тырышып хезмәт итүче Труфайна белән Труфусага сәлам әйтегез. Хакимебез өчен күп тырышлыклар куйган кадерле имандаш кыз туганым Персисәгә сәлам тапшырыгыз. |
|
| 13 |
|
| Хаким тарафыннан сайланган Руфуска һәм шулай ук аның анасына миннән сәлам. Ул миңа да анам кебек булды. |
|
| 14 |
|
| Асункриткә, Флегүнгә, Һермискә, Патрубка, Һермаска һәм алар белән булган башка имандашларга сәлам әйтегез. |
|
| 15 |
|
| Филолүгкә һәм Юлиягә, Нирегә һәм аның сеңлесенә, Олумпаска һәм алар белән булган барлык имандашларыбызга сәламемне җиткерегез. |
|
| 16 |
|
| Бер-берегезне изге үбү белән сәламләгез. Мәсихнең барлык бердәмлекләре сезгә сәлам тапшыра. |
|
| 17 |
|
| Имандашлар, ялварып сорыйм сездән: өйрәнгән тәгълиматыгызга каршы чыгып арагызны бозучылардан һәм туры юлдан яздыручылардан сакланыгыз. |
|
| 18 |
|
| Андый кешеләр Хакимебез Мәсихкә түгел, үзләренең карыннарына хезмәт итә, ышандырырлык сүзләр сөйләп һәм ялагайланып, беркатлы кешеләрне алдый. |
|
| 19 |
|
| Иманга тугры булуыгыз һәркемгә мәгълүм, һәм бу мине бик шатландыра. Яхшылыкка карата – зирәк, яманлыкка карата хәйләсез булуыгызны телим. |
|
| 20 |
|
| Иминлек бирүче Аллаһы озакламый шайтанны сезнең аяк астына ташлар. Хакимебез Гайсә мәрхәмәте юлдашыгыз булсын! |
|
| 21 |
|
| Хезмәттәшем Тимутәй һәм ыругдашларым Луки, Ясун, Сосипатыр да сезгә сәламнәрен юллыйлар. |
|
| 22 |
|
| Паул исеменнән бу хатны язучы мин, Терти, Хакимебез Гайсәгә иман китергән кеше буларак, шулай ук сезне сәламлим. |
|
| 23 |
|
| Мине һәм бөтен иман итүчеләр бердәмлеген өендә кабул иткән Гәй сезгә сәлам тапшыра. Шәһәр казнасын саклаучы Эрасты белән имандашыбыз Кварт та сезгә сәлам әйтә. [ |
|
| 24 |
|
| ] |
|
| 25 |
|
| Аллаһыга дан булсын! Гайсә Мәсих турындагы хәбәремдә әйтелгәнчә, Ул сезгә ныклык бирә ала. Бу Яхшы хәбәр – борынгы заманнардан бирле яшереп сакланган сер. Хәзер исә әлеге сер, бөтен халыклар иманга килсен өчен, мәңгелек Аллаһы әмере белән пәйгамбәрләрнең язмалары аша билгеле булды. |
|
| 26 |
|
|
|
| 27 |
|
| Бердәнбер зирәк Аллаһыга Гайсә Мәсих аша мәңге дан булсын! Амин. |
|
|
|
|