|
| 1 |
|
| Имандашлар, әгәр кемнеңдер гөнаһ кылуы ачыкланса, Рух кушканча яшәүчеләр буларак, сез аны сабырлык белән төзәтегез; тик сак булыгыз, үзегез шул ук коткыга бирелмәгез. |
|
| 2 |
|
| Авырлык килгәндә бер-берегезгә булышыгыз, шулай итеп Мәсих канунын үтәрсез. |
|
| 3 |
|
| Әгәр юк кына бер адәм үзен әллә кемгә санап масаеп йөри икән, ул үзен генә алдый. |
|
| 4 |
|
| Һәркем үзенең гамәлләренә дөрес бәя бирә белсен, шул чакта ул, үзен башка берәү белән чагыштырмыйча, ирешкән уңышлары белән горурлана алыр. |
|
| 5 |
|
| Һәркем үз йөген үзе күтәрергә тиеш бит. |
|
| 6 |
|
| Аллаһы сүзен өйрәнүче үзенең остазы белән бар яхшы нәрсәсен уртаклашсын. |
|
| 7 |
|
| Ялгышмагыз: Аллаһыны алдау мөмкин түгел! Кеше ни чәчсә, шуны урыр. |
|
| 8 |
|
| Гөнаһлы табигатьләренә ярарга тырышып чәчүче – һәлакәт урыр, ә Рух басуында чәчүче кеше Рухның уңышына – мәңгелек тормышка ия булыр. |
|
| 9 |
|
| Армый-талмый игелек кылуны дәвам итик; әгәр туктап калмасак, уңышны үз вакытында җыеп алырбыз. |
|
| 10 |
|
| Шуңа күрә җае чыккан саен һәркемгә, бигрәк тә имандашларга игелек эшлик. |
|
| 11 |
|
| Бу зур хәрефләрне күрәсездер – хатымның әлеге өлешен үз кулым белән язам. |
|
| 12 |
|
| Әйләнә-тирәдәгеләргә яхшы тәэсир калдырырга теләүчеләр, Мәсих хачы хакына үзләрен эзәрлекләмәсеннәр өчен, сезне сөннәт алырга мәҗбүр итмәкче булалар. |
|
| 13 |
|
| Сөннәтле булуга карамастан, алар бит үзләре дә Канун таләпләрен үтәмиләр; әмма сезне сөннәткә утыртып, шуның белән мактанмакчы булалар. |
|
| 14 |
|
| Мин исә Хакимебез Гайсә Мәсих хачыннан башка һичнәрсә белән мактанырга теләмим, чөнки минем өчен бу дөнья шул хачка кадакланды, ә мин дөнья өчен кадакландым. |
|
| 15 |
|
| Сөннәтле булу-булмауның һич әһәмияте юк, Аллаһы тарафыннан фәкать яңа зат итеп яратылу гына әһәмиятле. |
|
| 16 |
|
| Шушы кагыйдә буенча эш итүчеләргә – Аллаһының чын халкына иминлек һәм шәфкать булсын! |
|
| 17 |
|
| Алга таба мине бу мәсьәлә белән һичкем борчымасын, чөнки тәнемдә мин Гайсәгә хезмәт итүемнең билгесе булган яра эзләрен йөртәм. |
|
| 18 |
|
| Имандашлар, Хакимебез Гайсә Мәсихнең мәрхәмәте сезнең рухыгыз белән булсын! Амин. |
|
|
|
|