|
| 1 |
|
| Балалар, Хакимебез хакына ата-анагызга тыңлаучан булыгыз, чөнки бу сезнең бурычыгыз. |
|
| 2 |
|
| «Ата-анаңны хөрмәт ит!» – Аллаһының беренче әмере шул; әлеге әмергә «шулай эшләсәң, тормышың имин һәм җирдә гомерең озын булыр» дигән вәгъдә өстәлгән. |
|
| 3 |
|
|
|
| 4 |
|
| Ә сез, аталар, балаларыгызның күңелен кайтармагыз, аларны Хаким өйрәткәнчә тәрбияләп һәм үгетләп үстерегез. |
|
| 5 |
|
| Коллар, җирдәге хуҗаларыгызга курку катыш тирән хөрмәт белән, ихлас күңелдән, Мәсихкә буйсынгандай буйсыныгыз. |
|
| 6 |
|
| Сез моны күз буяр, аларга ярар өчен түгел, Аллаһы ихтыярын саф күңел белән, Мәсих коллары буларак үтәгез. |
|
| 7 |
|
| Кешеләргә түгел, Хаким Гайсәгә хезмәт иткән кебек тырышлык күрсәтегез. |
|
| 8 |
|
| Хакимебезнең һәркемгә – колмы ул, иреклеме – эшләгән игелеге өчен әҗер бирәчәген беләсез. |
|
| 9 |
|
| Сез дә, хуҗалар, колларыгызга шундый ук мөнәсәбәттә булыгыз, аларга янаудан тыелыгыз. Сезнең дә, аларның да Хуҗасы күкләрдә бер үк икәнне беләсез булыр, ә Аның алдында бар кеше дә тигез. |
|
| 10 |
|
| Йомгаклап шуны әйтәсем килә: Хакимебез белән тыгыз бәйләнештә булып, Аның кодрәте һәм көче белән ныгыгыз. |
|
| 11 |
|
| Иблиснең мәкерле ниятләренә каршы тора алыр өчен, Аллаһыдан бирелгән гаскәриләр киеме киегез, коралланыгыз. |
|
| 12 |
|
| Без кешеләргә каршы түгел, ә шушы караңгылык дөньясы белән идарә итүче башлыкларга, хакимиятләргә, җитәкчеләргә һәм күктәге явыз рухларга каршы көрәшәбез. |
|
| 13 |
|
| Шуңа күрә, явызлык һөҗүмгә күчкән көнне каршы торыр һәм бирешмәс өчен, Аллаһыдан бирелгән гаскәриләр киеме киегез, коралланыгыз. |
|
| 14 |
|
| Билегезне хакыйкать билбавы белән буып һәм тәкъвалык көбәсе киеп нык торыгыз, |
|
| 15 |
|
| иминлек турында Яхшы хәбәр белдерергә әзер булуыгызны аяк киеме итеп киегез, |
|
| 16 |
|
| иман калканын һәрчак кулыгызда тотыгыз – шуның ярдәмендә явыз иблиснең утлы укларын сүндерә алырсыз. |
|
| 17 |
|
| Коткаруны тимер башлык итеп киегез һәм Рух кылычын – Аллаһы сүзен алыгыз. |
|
| 18 |
|
| Һәртөрле дога һәм үтенеч белән Аллаһыга һәрчак Рух кушканча мөрәҗәгать итегез. Бу максатка ирешү өчен уяу булып, Аллаһының изге халкы өчен армый-талмый догада булыгыз. |
|
| 19 |
|
| Яхшы хәбәрнең серен кыюлык белән белдерүемне теләп, сөйләгән чакта кирәкле сүзләр телемә килеп торсын дип, минем өчен дә дога кылыгыз. |
|
| 20 |
|
| Хәзер дә – зинданда утырган чагымда да мин Яхшы хәбәрнең илчесе булып калам. Кыюлык белән вәгазьләвемне дәвам итеп, үз вазифамны тиешенчә башкара алуым өчен дога кылыгыз. |
|
| 21 |
|
| Кадерле имандашыбыз һәм Хакимебезнең тугры хезмәтчесе Тухик минем хәлләр һәм эшләрем турында сезгә барысын да сөйләп бирер. |
|
| 22 |
|
| Безнең хакта белеп торыгыз һәм күңелләрегез юансын дип, сезнең янга аны юллыйм. |
|
| 23 |
|
| Атабыз Аллаһыдан һәм Хакимебез Гайсә Мәсихтән имандашларыбызга иминлек, мәхәббәт һәм иман ныклыгы бирелсен! |
|
| 24 |
|
| Хакимебез Гайсә Мәсихне чиксез сөю белән яратучыларның барысына Аллаһының мәрхәмәте юлдаш булсын! |
|
|
|
|