|
| 1 |
|
| Әгәр сез Мәсих белән бергә терелеп торгансыз икән, күктәге нәрсәләргә ашкыныгыз – Мәсих анда Аллаһының уң ягында утыра. |
|
| 2 |
|
| Уй-фикерләрегезне җирдәге нәрсәләргә түгел, күктәгеләренә юнәлтегез. |
|
| 3 |
|
| Бу фани дөнья өчен сез үлдегез, сезнең яңа тормышыгыз Мәсих белән бергә Аллаһыда яшеренгән. |
|
| 4 |
|
| Сезнең тормышыгыз – Мәсих, Ул килгәндә сез дә Аның белән бергә данга күмелеп килерсез. |
|
| 5 |
|
| Шулай итеп, үзегезнең гөнаһлы табигатегезне – җенси азгынлыкны, бозыклыкны, нәфесне, яман теләкләрне һәм потка табынуга тиң булган комсызлыкны үтерегез. |
|
| 6 |
|
| Аллаһыга буйсынмас кешеләргә менә шулар өчен Аның ачуы төшә дә инде. |
|
| 7 |
|
| Кайчандыр сезнең дә яшәү рәвешегез шундый иде, |
|
| 8 |
|
| әмма хәзер инде ачу тоту, ярсып китү, усаллану, яман телләнү, әдәпсез сүзләр куллану кебек начар сыйфатлардан котылыр вакытыгыз җитте. |
|
| 9 |
|
| Бер-берегезгә ялган сөйләмәгез, чөнки сез, иске киемне салып ташлагандай, әүвәлге яшәү рәвешеннән аерылдыгыз |
|
| 10 |
|
| һәм «яңа» кешенең табигатен алдыгыз. Бар кылучы Аллагыз, сезгә Үзен тагын да ныграк таныту өчен, сезне һәрвакыт Үзенә охшаш итеп үзгәртеп тора. |
|
| 11 |
|
| Шуңа күрә яһүдиме сез, грекмы, сөннәтлеме, сөннәтсезме, вәхшиме, скифмы, колмы, иреклеме – бу инде мөһим түгел, бары тик Мәсих кенә мөһим, Ул – һәммә нәрсә, Ул – һәммә нәрсәдә! |
|
| 12 |
|
| Шуңа күрә сез, Аллаһы тарафыннан сайланган изгеләр һәм Аның сөеклеләре буларак, шәфкатьле, игелекле, тыйнак, басынкы, түземле булыгыз. |
|
| 13 |
|
| Бер-берегезгә карата сабырлык күрсәтегез һәм, үпкәгез булса, бер-берегезне кичерегез. Мәсих сезне кичергәндәй, сез дә бер-берегезне кичерегез. |
|
| 14 |
|
| Бу сыйфатларның барысына мәхәббәтне өстәгез: ул, һәммәсен берләштереп, камиллеккә илтә. |
|
| 15 |
|
| Йөрәкләрегездә Мәсихнең иминлеге патшалык итсен. Сез, бер тәннең әгъзалары булып, нәкъ менә шушы иминлектә яшәү өчен чакырылдыгыз. Рәхмәтле булыгыз, |
|
| 16 |
|
| Мәсихнең сүзе сездә бар муллыгы белән урнашсын. Бер-берегезне һәртөрле зирәклек белән өйрәтегез һәм үгетләгез. Рәхмәт әйтеп, Аллаһыга мәдхияләр, мактау шигырьләре яудырыгыз һәм рухи җырлар җырлагыз. |
|
| 17 |
|
| Сез нәрсә генә эшләсәгез яки ни генә сөйләсәгез дә – Хакимебез Гайсә Мәсихкә таянып һәм Аның аша Атабыз Аллаһыга шөкер итеп эшләгез. |
|
| 18 |
|
| Хатыннар, Хакимебезгә ышанучыларда кабул ителгәнчә, ирләрегезгә буйсыныгыз. |
|
| 19 |
|
| Ирләр, хатыннарыгызны яратыгыз һәм аларга кырыс булмагыз. |
|
| 20 |
|
| Балалар, һәрнәрсәдә ата-анагызның сүзен тыңлагыз, чөнки бу гамәл Хакимебез күңеленә хуш киләдер. |
|
| 21 |
|
| Аталар, балаларыгыз белән кырыс мөгамәләдә булып, аларның күңелләрен төшермәгез. |
|
| 22 |
|
| Коллар, дөньядагы хуҗаларыгызга һәрнәрсәдә буйсыныгыз, күз буяр өчен генә аларга ярарга тырышмагыз, ә бәлки, Аллаһыдан куркучылар буларак, ихластан хезмәт итегез. |
|
| 23 |
|
| Хакимнән бүләккә мирас аласыгызны белгәнгә, нәрсә генә эшләсәгез дә, кешеләр өчен түгел, Хаким өчен эшләгән кебек, күңел биреп башкарыгыз, чөнки сез Хакимебез Мәсихкә хезмәт итәсез. |
|
| 24 |
|
|
|
| 25 |
|
| Явызлык кылучы исә тиешле җәзасын алачак: Аллаһы алдында бар кеше дә тигез. |
|
|
|
|