|
| 1 |
|
| Иман итүчеләр бердәмлегенең җитәкчесе булырга ниятләгән кешенең әлеге теләге – изге, дигән сүз хактыр. |
|
| 2 |
|
| Әмма җитәкче кеше тел тидермәслек абруйлы, бер генә хатынның ире, тотнаклы, төпле акыллы, ихтирам казанган, кунакчыл, яхшы остаз булырга тиеш; |
|
| 3 |
|
| ул эчеп йөрмәсен, сугыш чукмары да, акча колы да булмасын, кешеләр белән мөгамәләдә йомшак, ипле булсын; |
|
| 4 |
|
| үзенең гаиләсе белән оста идарә итсен, балаларын тыңлаучан, ихтирамлы итеп тәрбияләсен. |
|
| 5 |
|
| Әгәр ул үз йорты белән идарә итә белмәсә, Аллаһы бердәмлеген ничек кайгырта алыр соң? |
|
| 6 |
|
| Җитәкче кеше, шулай ук, иманга әлерәк кенә килгәннәр арасыннан булмасын, югыйсә, масаеп китеп, иблис кебек үк хөкемгә дучар булырга мөмкин. |
|
| 7 |
|
| Хурлыкка һәм иблис тозагына төшмәс өчен, бердәмлектән читтә булган кешеләр арасында да ул абруйлы булырга тиеш. |
|
| 8 |
|
| Шулай ук бердәмлек ярдәмчеләре дә хөрмәткә лаек, эчкерсез, хәмергә, акчага битараф, |
|
| 9 |
|
| иманыбызның серле асылын саф намус белән саклаучы кешеләр булсын. |
|
| 10 |
|
| Аларны башта сынап карасыннар, әгәр кимчелекләрен тапмасалар, ярдәмче хезмәтен башкарсыннар. |
|
| 11 |
|
| Шулай ук хатыннары да ихтирамга лаек, гайбәт сөйми, тотнаклы, һәр яктан ышанычлы кешеләр булсын. |
|
| 12 |
|
| Бердәмлек ярдәмчесе бер генә хатынлы, балалары һәм үзенең йорты белән яхшы идарә итүче булырга тиеш; |
|
| 13 |
|
| чөнки үз хезмәтен әйбәт башкаручылар дәрәҗә казаналар һәм Гайсә Мәсихкә булган иманнары турында зур кыюлык белән сөйли алалар. |
|
| 14 |
|
| Мин моны тиздән яныңа килеремә өметләнеп язам; |
|
| 15 |
|
| әгәр тоткарлана калсам, хакыйкатьнең терәге һәм нигезе булган мәңге тере Аллаһы бердәмлегендә, ягъни Аллаһы йортында син үзеңне ничек тотарга кирәклеген белсен дип хәбәр итәм. |
|
| 16 |
|
| Иманыбыз серенең бөеклеге бәхәссез: Ул кеше буларак пәйда булды, Изге Рух тарафыннан хак дип белдерелде, Аны фәрештәләр күрде, Ул халыклар арасында вәгазьләнде, дөньяда иман белән кабул ителде, шөһрәт эчендә күкләргә алынды. |
|
|
|
|