|
| 1 |
|
| Изге Рух ачык әйтә: заман соңында кайберәүләр, ялган рухларга һәм җен өйрәтүләренә колак салып, иманнан кире чигенерләр. |
|
| 2 |
|
| Мондый өйрәтүләр вөҗданнарын җуйган икейөзле ялганчылардан килер. |
|
| 3 |
|
| Алар өйләнешүне тыя, кайсыбер ризыкларны ашамаска куша. Әмма Аллаһы бит ризыкны иман итүчеләр һәм хакыйкатьне белүчеләр шөкер әйтеп кабул итсеннәр өчен булдырган. |
|
| 4 |
|
| Аллаһы яраткан һәрнәрсә яхшы һәм, шөкер әйтеп кабул ителә икән, кире кагылырга тиеш түгел, |
|
| 5 |
|
| чөнки ул Аллаһы сүзе һәм дога белән изге кылына. |
|
| 6 |
|
| Иман сүзләре һәм үзең ияргән яхшы тәгълимат белән баеп, бу нәсыйхәтләрне имандашларга өйрәтсәң, Гайсә Мәсихнең яхшы хезмәтчесе булырсың. |
|
| 7 |
|
| Корткаларның имеш-мимешләреннән ерак йөр, чөнки аларның буш сүзләрендә Аллаһы турындагы хакыйкать юк; үзеңне ихлас күңелдән Аллаһыга табынырга күнектер. |
|
| 8 |
|
| Тән күнекмәләренең файдасы аз, ә инде ихлас күңелдән табыну һәр яктан файдалы, чөнки ул хәзер дә, киләчәктә дә тормыш бүләк итә, – |
|
| 9 |
|
| бу сүзләр хак һәм тулысынча кабул итүгә лаек. |
|
| 10 |
|
| Шуның өчен без тырышып хезмәт итәбез һәм көрәш алып барабыз, чөнки бар кешене, бигрәк тә иман юлындагыларны коткаручы тере Аллаһыга өмет баглыйбыз. |
|
| 11 |
|
| Башкаларны да шуңа өйрәт һәм шуның үтәлүен таләп ит. |
|
| 12 |
|
| Яшь булсаң да, беркем сиңа түбәнсетеп карарга базмасын; сүздә, үз-үзеңне тотышыңда, мәхәббәттә, иманда, сафлыкта иман итүчеләр өчен үрнәк бул. |
|
| 13 |
|
| Мин килгәнче, иман итүчеләр бердәмлегендә Язманы кычкырып укы, үгет-нәсыйхәт бир, өйрәт. |
|
| 14 |
|
| Бердәмлек өлкәннәре башыңа кулларын куйганда пәйгамбәрлек буенча сиңа бирелгән рухи сәләтеңне игътибарсыз калдырма. |
|
| 15 |
|
| Уңышларың һәркемгә ачык күренсен өчен, хезмәтеңне күңел биреп башкар, үзеңне тулысынча шуңа багышла. |
|
| 16 |
|
| Үзеңә һәм нәрсә өйрәтүеңә һәрчак игътибарлы бул – шуларны тайпылмыйча башкар; шулай эшләсәң, үзеңне дә, тыңлаучыларыңны да коткарырсың. |
|
|
|
|