|
| 1 |
|
| Канун – киләчәктә көткән яхшы нәрсәләрнең үзе түгел, ә бәлки аларның күләгәсе генә. Шуңа күрә елның-елында бертөрле корбаннар китерер өчен Аллаһы каршына килгән кешеләрне Канун камил итә алмый. |
|
| 2 |
|
| Әгәр Канун моны эшли алса, корбан китерүдән туктарлар иде – бер тапкыр чистарынгач, гыйбадәт кылучылар үзләрен гөнаһлы дип хис итмәсләр иде. |
|
| 3 |
|
| Чынында исә ел саен китерелә торган бу корбаннар – гөнаһ турында искә төшерү генә, |
|
| 4 |
|
| чөнки үгез яки кәҗә каны белән гөнаһларны юкка чыгару мөмкин түгел. |
|
| 5 |
|
| Шунлыктан Мәсих, дөньяга килгәч, болай дип әйтә: «Корбаннар да, бүләкләр дә теләмәдең Син, әмма Минем өчен бер тән әзерләдең. |
|
| 6 |
|
| Тулаем яндыру корбаннары да, гөнаһ йолу корбаннары да сөендермәде Сине. |
|
| 7 |
|
| Шул чакта Мин әйттем: „Менә, кулъязма төргәгендә Минем хакта язылганча, Синең ихтыярыңны үтәр өчен килдем, и-и Аллаһы!“». |
|
| 8 |
|
| Шулай итеп, башта Мәсих: «Корбаннар да, бүләкләр дә теләмәдең Син. Тулаем яндыру корбаннары да, гөнаһ йолу корбаннары да сөендермәде Сине», – ди, гәрчә бу гамәлләр Канун таләпләре буенча башкарылса да. |
|
| 9 |
|
| Аннары Ул: «Менә, Мин Синең ихтыярыңны үтәр өчен килдем», – дип өсти. Иске таләпләрне гамәлдән чыгарып, Ул башка нәрсәне – Аллаһы ихтыярын үтәүне гамәлгә кертә. |
|
| 10 |
|
| Мәсих тарафыннан гамәлгә ашырылган Аллаһы ихтыяры буенча Гайсә Мәсих тәненең бер тапкыр һәм мәңгегә корбан ителүе белән изгеләндек без. |
|
| 11 |
|
| Һәр рухани, көн саен үз хезмәтен башкарып, күп тапкырлар бер үк төрле корбаннар китерә, әмма бу корбаннар һич тә гөнаһлардан арындыра алмый. |
|
| 12 |
|
| Мәсих исә, кылынган гөнаһлар өчен мәңгелек көчкә ия булган бер генә корбан китереп, Аллаһының уң ягыннан урын ала. |
|
| 13 |
|
| Шул вакыттан башлап Ул дошманнарының Үз аягы астына баскыч басмасы итеп салынуын көтә. |
|
| 14 |
|
| Ул, бер корбан китереп, изге ителүчеләрне мәңгегә камил кыла. |
|
| 15 |
|
| Бу хакта безгә Изге Рух та шаһитлык кыла. Башта Изге Рух болай ди: |
|
| 16 |
|
| «Ул көннәрдән соң алар белән төзиячәк килешүем шушы, – ди Раббы. – Үз кануннарымны аларның күңелләренә салырмын, йөрәкләренә язып куярмын». |
|
| 17 |
|
| Аннары Изге Рух болай дип өсти: «Гөнаһларын һәм явыз эшләрен инде беркайчан да искә алмам». |
|
| 18 |
|
| Әгәр гөнаһлар кичерелгән икән, алар өчен корбан бирүнең инде кирәге юк. |
|
| 19 |
|
| Шулай итеп, имандашлар, Гайсә Мәсихнең каны ярдәмендә хәзер кыю рәвештә Иң изге урынга керә алабыз. |
|
| 20 |
|
| Ул безгә яңа, тормыш бирүче юл ачты, һәм бу юл – пәрдә, ягъни Аның тәне аша уза. |
|
| 21 |
|
| Аллаһы йорты башында торучы бөек Руханиебыз бар безнең, |
|
| 22 |
|
| шуңа күрә, әйдәгез, ихлас күңел һәм ныклы иман белән, пычранган вөҗданыбызны пакьләндереп, тәннәребезне саф су белән юып Аллаһыга якынлашыйк. |
|
| 23 |
|
| Үзебез инанган өметкә нык итеп таяныйк, чөнки безгә вәгъдә бирүче Зат – ышанычлы. |
|
| 24 |
|
| Бер-беребезгә игътибарлы булыйк, бер-беребезне мәхәббәт белән изге эшләргә дәртләндерик. |
|
| 25 |
|
| Кайберәүләр кебек, бергә җыелып гыйбадәт кылудан баш тартмыйк, бер-беребезне тагын да ныграк куәтләп торыйк, чөнки Раббы көненең якынлашуын күрәбез бит. |
|
| 26 |
|
| Әгәр без хакыйкатьне танып белгәннән соң да аңлы рәвештә гөнаһ кылуыбызны дәвам итәбез икән, гөнаһлардан безне бернинди корбан йолып ала алмас. |
|
| 27 |
|
| Ул чагында инде хөкемне һәм Аллаһы дошманнарын яндырачак ярсу утны куркып көтәсе кала. |
|
| 28 |
|
| Муса кануныннан баш тарткан һәр кеше, ике яки өч шаһитның күрсәтүе буенча, аяусыз рәвештә үлемгә дучар ителә. |
|
| 29 |
|
| Шулай булгач, Аллаһы Углын санга сукмаган, кайчандыр үзен изгеләндергән Килешү канын мыскыл иткән һәм мәрхәмәт Рухын кимсеткән кеше, сезнеңчә, ни дәрәҗәдә каты җәзага лаек? |
|
| 30 |
|
| «Үч алу – Минем эш, Үзем кайтарып бирәчәкмен» һәм «Раббы Үз халкын хөкем итәчәк» дип Әйтүчене без беләбез. |
|
| 31 |
|
| Тере Аллаһы кулына эләгү – коточкыч нәрсә! |
|
| 32 |
|
| Аллаһы яктылыгы сезне яңа гына яктыртканнан соң булып үткән көннәрне исегезгә төшерегез – ул чакта сез газапларга бирешмичә җиңеп чыктыгыз. |
|
| 33 |
|
| Кайчак сезне бар халык алдында мәсхәрәләделәр, эзәрлекләделәр, кайчак сез шул хәлләрне кичергән кешеләр белән иңгә-иң басып тордыгыз; |
|
| 34 |
|
| тоткынлыктагы кешеләрнең хәленә кердегез, милкегездән мәхрүм калуны куаныч белән кабул иттегез, чөнки күктә әйбәтрәк, мәңгелек байлыгыгыз барлыгын белә идегез. |
|
| 35 |
|
| Шулай булгач, зур әҗер китерәчәк кыюлыгыгызны югалтмагыз. |
|
| 36 |
|
| Аллаһы ихтыярын үтәп Ул вәгъдә иткәнне алу өчен, сезгә түземлек кирәк. |
|
| 37 |
|
| Язмада әйтелгәнчә, «Инде күп калмады, килергә тиеш булган Зат килер, тоткарланмас. |
|
| 38 |
|
| Тәкъва кешемне иманы яшәтер, ләкин ул чигенә калса, Минем күңелемә хуш килмәс». |
|
| 39 |
|
| Ләкин без, чигенеп, һәлак булучылардан түгел; без җаныбызны коткаручы иманыбызны саклыйбыз. |
|
|
|
|