|
| 1 |
|
| Аллаһының һәм Хакимебез Гайсә Мәсихнең хезмәтчесе Ягъкубтан – дөнья буйлап таралган унике ыругка сәлам! |
|
| 2 |
|
| Имандашларым, төрле сынауларга юлыксагыз, моны зур шатлык дип кабул итегез, |
|
| 3 |
|
| чөнки иманыгыз сыналганда, сезнең рухыгыз ныгый дип белегез. |
|
| 4 |
|
| Бер кимчелексез, һәр яктан өлгереп җиткән кеше булыр өчен, ныклыгыгыз һаман камилләшә барырга тиеш. |
|
| 5 |
|
| Әгәр берәрегездә зирәклек җитеп бетми икән, Аллаһыдан сорасын – һәм Ул бирер, чөнки Аллаһы бөтенесенә юмартлык белән, битәрләмичә өләшә. |
|
| 6 |
|
| Әмма ул кеше инанып, икеләнмичә сорасын, чөнки икеләнгән адәм әле бер якка, әле икенче якка җил куып йөрткән диңгез дулкынына охшый. |
|
| 7 |
|
| Андый кеше Раббыдан нәрсәдер алырга исәп тотмасын. |
|
| 8 |
|
| Икеләнүчән кешенең барлык гамәлләре тотрыксыз була бит. |
|
| 9 |
|
| Фәкыйрь имандашыбыз – Аллаһы тарафыннан югары күтәрелүе белән, |
|
| 10 |
|
| бай исә Аллаһы тарафыннан түбән төшерелүе белән горурлансын, чөнки бай кеше үзе дә, аның байлыгы да болын чәчәге кебек юкка чыгачак. |
|
| 11 |
|
| Кояш, калкып, үзенең көйдергеч эссесе белән үсемлекне корыта – аның чәчәге коела һәм матурлыгы югала. Байлар да шулай эш ыгы-зыгысында юкка чыгачак. |
|
| 12 |
|
| Сынауларга түзгән кеше бәхетле, чөнки ул, сынауларны узганнан соң, Аллаһы Үзен яратканнарга вәгъдә иткән тормыш таҗын алачак. |
|
| 13 |
|
| Вәсвәсәгә төшкәннәрнең берсе дә: «Бу коткы Аллаһы тарафыннан җибәрелгән», – дип әйтергә тиеш түгел, чөнки Аллаһыны вәсвәсәгә салып явызлык кылырга мәҗбүр итеп булмый, һәм Ул Үзе дә беркемне вәсвәсәгә салмый. |
|
| 14 |
|
| Һәркемне үзенең гөнаһлы теләкләре мавыктыра һәм ымсындыра. |
|
| 15 |
|
| Шуннан соң теләк, яралып, гөнаһны тудыра, ә гөнаһ, тәмам ныгыгач, үлемгә китерә. |
|
| 16 |
|
| Газиз имандашларым, алдамагыз үзегезне! |
|
| 17 |
|
| Һәр игелекле һәм камил бүләк югарыдан, күктәге яктылыкларны бар иткән Атабыздан килә; Ул һичкайчан үзгәрмәс, үзгәреп торган күләгәгә дә охшамас. |
|
| 18 |
|
| Үзе бар иткәннәр арасында безнең беренче җимеш булуыбызны теләп, Ул Үз ихтыяры белән, хакыйкать сүзе ярдәмендә безгә тормыш бирде. |
|
| 19 |
|
| Газиз имандашларым, хәтерегездә тотыгыз: һәркем тыңларга әзер булсын, сөйләргә һәм ачуланырга ашыкмасын, |
|
| 20 |
|
| чөнки ачулы кеше Аллаһы теләгән яхшы эшләрне башкармый. |
|
| 21 |
|
| Шуңа күрә һәртөрле әшәкелектән һәм киң таралган явызлыктан ваз кичеп, йөрәкләрегезгә чәчелгән Аллаһы сүзен күндәмлек белән кабул итегез – ул сүз җаннарыгызны коткарырга сәләтле. |
|
| 22 |
|
| Сүзне тыңлап кына калмагыз, аны үтәгез дә, юкса үз-үзегезне алдаган булып чыгасыз. |
|
| 23 |
|
| Аллаһы сүзен ишеткән, ләкин аны үтәмәгән һәркем үзен көзгедә күргән кешегә охшый: |
|
| 24 |
|
| ул үзенә карап тора да читкәрәк китү белән йөзенең ниндилеген шундук оныта. |
|
| 25 |
|
| Әмма Аллаһының азатлык китерә торган камил Канунын игътибар белән укыган һәм аңа тугры калган, ишеткәнен онытмыйча үтәгән кеше үзенең эшләрендә бәхетле булыр. |
|
| 26 |
|
| Кемдер үзен тәкъва дип саный, ләкин телен тыймый икән, ул үзен алдый гына, һәм аның тәкъвалыгы бернигә тормый. |
|
| 27 |
|
| Бәлагә тарыган ятимнәрне, тол хатыннарны кайгыртсагыз һәм үзегезне бу дөньяның бозыклыгыннан сакласагыз, сезнең тәкъвалык Атабыз Аллаһы каршында саф, керсез саналыр. |
|
|
|
|