|
| 1 |
|
| Шуннан соң мин яңа күкне һәм яңа җирне күрдем. Әүвәлге күк һәм әүвәлге җир юкка чыгып, диңгез дә юк иде инде. |
|
| 2 |
|
| Мин Аллаһы яныннан, күктән төшеп килүче кияве өчен бизәнеп әзерләнгән кәләштәй изге шәһәр – яңа Иерусалимне күрдем. |
|
| 3 |
|
| Тәхеттән килгән көчле тавышны ишеттем: «Менә Аллаһының кешеләр белән яшәү урыны. Ул кешеләр белән бергә яшәячәк. Алар Аның халкы булачак һәм Аллаһы Үзе алар белән булачак, Ул аларның Алласы булачак. |
|
| 4 |
|
| Ул аларның һәрбер күз яшен сөртер. Үлем һәм кайгы, елау, авырту да башка булмаячак, чөнки әүвәлге үтеп китте». |
|
| 5 |
|
| Тәхеттә Утыручы болай диде: «Менә Мин һәммә нәрсәне яңа итеп ясыйм». Аннары Ул миңа эндәшеп: «Яз, чөнки бу сүзләр ышанычлы һәм хак», – дип өстәде. |
|
| 6 |
|
| Ул миңа тагын болай диде: «Гамәлгә ашты! Мин – Альфа һәм Омега, Башы һәм Ахыры. Сусаучыга Мин тереклек суы чишмәсеннән бушлай эчәргә бирәм. |
|
| 7 |
|
| Боларның барысы җиңүчегә насыйп булыр һәм Мин Алласы булырмын, ә ул Минем балам булыр. |
|
| 8 |
|
| Әмма куркакларның, иманнан ваз кичкәннәрнең, әшәкеләрнең, кеше үтерүчеләрнең, фәхешлек кылучыларның, сихерчеләрнең, потка табынучыларның, барлык ялганчыларның өлеше ут һәм күкерт белән ялкынланып торган күлдәдер. Бу – икенче үлем». |
|
| 9 |
|
| Яныма соңгы җиде бәла-каза белән тулы җиде касә тоткан җиде фәрештәнең берсе килеп: «Кил, мин сиңа кәләшне, Бәрәннең хатынын күрсәтәм», – диде. |
|
| 10 |
|
| Мине Рух биләп алды һәм фәрештә мине зур һәм биек тауга күчерде. Ул миңа Аллаһыдан, күктән төшүче изге Иерусалим шәһәрен күрсәтте. |
|
| 11 |
|
| Ул шәһәр Аллаһы даныннан балкып тора иде. Ялтыравы асылташ һәм бәллүрдәй чиста яшма балкышына охшаш. |
|
| 12 |
|
| Дивары бик зур һәм биек, унике капкалы, капкалары янында унике фәрештә бар. Капкаларында Исраил халкының унике ыругының исемнәре язылган. |
|
| 13 |
|
| Көнчыгыштан – өч капка, төньяктан – өч капка, көньяктан – өч капка һәм көнбатыштан – өч капка. |
|
| 14 |
|
| Шәһәр диварының унике нигез ташы бар иде. Ул нигезләрдә Бәрәннең унике рәсүленең исемнәре язылган. |
|
| 15 |
|
| Миңа сөйләүче фәрештәнең шәһәрне һәм капкаларын, диварын үлчәр өчен алтын үлчәү таягы бар иде. |
|
| 16 |
|
| Шәһәр тигезьяклы дүртпочмак булып урнашкан: аның озынлыгы киңлегенә тигез иде. Фәрештә шәһәрне таяк белән үлчәде, ул унике мең стадия булды. Озынлыгы, киңлеге һәм биеклеге бертигез. |
|
| 17 |
|
| Фәрештә диварын үлчәп чыкты. Дивар фәрештә кулланган кеше үлчәме буенча йөз кырык дүрт аршын булды. |
|
| 18 |
|
| Дивары яшмадан булып, шәһәр исә үтә күренмәле пыяладай саф алтыннан иде. |
|
| 19 |
|
| Шәһәр диварының нигез ташлары төрле асылташлар белән бизәлгән: беренче нигезе – яшма, икенчесе – зәңгәр якут, өченчесе – халцедон, дүртенчесе – зөбәрҗәт, |
|
| 20 |
|
| бишенчесе – оникс, алтынчысы – сердолик, җиденчесе – хризолит, сигезенчесе – берилл, тугызынчысы – топаз, унынчысы – хризопраз, унберенчесе – гиацинт, уникенчесе – аметист. |
|
| 21 |
|
| Унике капка – унике энҗе, капкаларның һәрберсе бер энҗедән иде. Шәһәрнең төп урамы үтә күренмәле пыяладай саф алтыннан иде. |
|
| 22 |
|
| Мин шәһәрдә Аллаһы йортын күрмәдем, чөнки бу шәһәрнең Аллаһы йорты – Чиксез кодрәт Иясе Раббы Аллаһы Үзе һәм Бәрән. |
|
| 23 |
|
| Шәһәр кояшның һәм айның яктыртуына мохтаҗ түгел, чөнки аны Аллаһының даны яктырта, яктырткычы исә – Бәрән. |
|
| 24 |
|
| Халыклар шул шәһәр яктылыгында йөриячәкләр, җир патшалары аңа үзләренең зиннәтләрен китерәчәкләр. |
|
| 25 |
|
| Көндез капкалары һичкайчан ябылмаячак, анда төн булмаячак. |
|
| 26 |
|
| Бу шәһәргә халыкларның зиннәтләрен һәм кыйммәтле хәзинәләрен китерәчәкләр. |
|
| 27 |
|
| Шәһәргә һичбер шакшы әйбер, әшәкелек эшләүче һәм ялганчы кермәячәк, фәкать исемнәре Бәрәннең Тормыш китабында язылганнар гына керәчәк. |
|
|
|
|