|
| 1 |
|
| Шуннан соң мин тәхеттә Утыручының уң кулында эчке һәм тышкы ягы да язулы, җиде мөһерле кәгазь төргәге күрдем. |
|
| 2 |
|
| Аннары мин куәтле бер фәрештәне абайлап алдым. Ул көчле тавыш белән: – Мөһерләрен кубарып, язма төргәген ачарга кем лаек? – дип сорау бирде. |
|
| 3 |
|
| Әмма күктә дә, җирдә дә, җир астында да әлеге төргәкне ачып, эчендә нәрсә барлыгын карардай беркем табылмады. |
|
| 4 |
|
| Язма төргәген ачып укырга лаек кеше табылмаганга, мин елап җибәрдем. |
|
| 5 |
|
| Шунда өлкәннәрнең берсе миңа болай диде: – Елама. Әнә, Яһүдә нәселеннән булган Арыслан, Давыт тамырыннан үсеп чыккан Сабак җиңде – язма төргәгенең җиде мөһерен куптарып, Ул ачар. |
|
| 6 |
|
| Шуннан соң мин тәхет янында дүрт җан иясен һәм өлкәннәр арасында басып торган Бәрәнне күрдем. Ул корбанга чалынган кебек иде. Аның җиде мөгезе һәм җиде күзе – Аллаһының җир йөзенә җибәрелгән җиде Рухыдыр. |
|
| 7 |
|
| Бәрән, килеп, тәхеттә Утыручының уң кулыннан язма төргәген алды. |
|
| 8 |
|
| Төргәкне алгач, дүрт җан иясе һәм егерме дүрт өлкән Аның алдында йөзтүбән капланды. Аларның һәрберсендә арфа һәм хуш исле сумала, ягъни Аллаһы изгеләренең догалары белән тулы алтын касәләр бар иде. |
|
| 9 |
|
| Алар яңа җыр җырлыйлар иде: – Син язма төргәген алырга, аның мөһерләрен кубарырга лаексың, чөнки корбан итеп чалындың, Үзеңнең каның белән һәр кабиләдән һәм телдән, һәр халыктан һәм милләттән Аллаһы өчен кешеләрне йолып алдың. |
|
| 10 |
|
| Аллабызга хезмәт итсеннәр дип, аларны патшалар, руханилар иттең – һәм алар җир йөзендә патшалык итәчәк. |
|
| 11 |
|
| Шулчак мин тәхет, җан ияләре һәм өлкәннәр әйләнәсендә күп фәрештәләрне күрдем, аларның тавышын ишеттем. Аларның саны исәпсез-хисапсыз, меңәр тапкыр меңәр иде. |
|
| 12 |
|
| Алар көчле тавыш белән: – Корбан буларак чалынган Бәрән кодрәт һәм байлыкка, тирән акыл вә куәткә, дан-хөрмәт һәм мактауга лаек! – дип әйтәләр иде. |
|
| 13 |
|
| Күктә һәм җир йөзендә, җир астында һәм диңгездә – шунда яшәгән һәрбер хайванның, яратылган һәрбер җанның: – Тәхеттә Утыручыга һәм Бәрәнгә мактау, хөрмәт, дан вә кодрәт мәңгедән-мәңгегә булсын, – дип әйтүләрен ишеттем. |
|
| 14 |
|
| Дүрт җан иясе: – Амин! – диде. Егерме дүрт өлкән исә йөзтүбән капланып сәҗдә кылды. |
|
|
|
|